tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сайлау көннәрендә Казанның телевидение манарасы Татарстан флагы төсләренә керәчәк
Сайлау көннәрендә Казанның телевидение манарасы Татарстан флагы төсләренә керәчәк

Сайлау көннәрендә Казанның телевидение манарасы Татарстан флагы төсләренә керәчәк

11-13 сентябрьдә, Татарстан Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлау көннәрендә, Казанның телевидение манарасында республика әләме пәйда булачак. Утлардан ясалган әләм кичен һәм төнге сәгатьләрдә балкып торачак.

Компьютер ярдәмендә идарә ителешле меңнәрчә светодиод һәм дистәләрчә яктырткыч  ярдәмендә пәйда булачак ул. Югары технологияле җайланма манараны төрле төсләргә күмеп, анда әләм, герблар һәм язулар барлыкка китерү мөмкинлеге бирә.

Казан телевидениесе манарасы биеклегенең – 180 метр, ә гирляндаларның гомуми озынлыгының 3 чакрымнан артыграк тәшкил итүен искәртик.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: Татарстанда 13 сентябрьдә – бердәм тавыш бирү көнендә республика Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау була.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*