tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сазлыклар арасындагы Ләчек халкы да мәчет тирәсендә туплана
Сазлыклар арасындагы Ләчек халкы да мәчет тирәсендә туплана

Сазлыклар арасындагы Ләчек халкы да мәчет тирәсендә туплана

Тубыл районының сазлыкар арасына урнашкан Ләчек авылында 25 гыйнварда мәчет ачыла. Бу мәчетне салуның башында торган Алеевлар гаиләсе төзелеш эшләре башлангач та авыл халкының күтәреп алуын әйтә.

Кышкы юл – сазлыклар арасында урнашкан себертатар авыллары өчен иң мәшәкатьсез юл. Күпләрдә “Буран” булганга сазлыклар, күлләр катып кар төшкәннән соң олы дөнья белән бәйләнеш даимигә әйләнә. Ләчекләр мәчет ачылышын да шуңа күрә кышның салкын вакытына, гыйнвар ахырына билгеләгәннәр.

“Мәчет салу эшләренә тотынганыбызга иң күп дигәндә ике ел ярым вакыт үтте. Авыл халкы, безнең авылдан китеп шәһәрләрдә яшәүчеләр ярдәме белән төзеп тә бетердек, Аллага шөкер. Эшебезне яшьләр күтәреп алды, һәр гаилә бура өчен кышын урманнан өчәр агач кисеп чыкты. Нигезен дә бергәләшеп салдык, бөтенесен эшен авыл халкы белән башкардык”, дип сөйләде Әмир һәм Нәсимә Алеевлар.

​Җидегә сигез булган мәчеттә кием элү бүлмәсе, тәһарәт алу урыны да булдырылган. “Инде безгә хәзер яшьрәк һәм белемле имам гына кирәк, мәчетебезнең гел ачык булуын һәм аңа авыл халкының йөрүен телибез. Корбан гаетләрен, ураза бәйрәмнәрен авыл халкы зурлап үткәрә”, ди алар.

Ләчектә мәчет төзелешенә башта каршы чыгучылар да булган. Бер бабай үз башыгызга бәла гына аласыз дип тә әйткән. Алеевлар сүзләренчә, яшьләрнең мәчет төзелешен күтәреп алуы гыйбадәтханәнең кирәклеген күрсәтеп тора.

Ләчектә 1889 елдан бирле мәчет эшләп килә, әмма 1926 елда коммунистлар гыйбадәтханәне башка максатларда куллана башлыйлар. Шуннан башлап бүгенгә кадәр авыл мәчетсез тора.

Салехард шәһәрендә очучы булып эшләгән вакытта ук Әмир Алеев пенсиягә чыксам авылга кайтып мәчет салам дип үз-үзенә сүз бирә. Биш ел элек туган авылларына кайтып төшә алар. Авыл җанланып китә, тагын берничә гаилә туган җирләренә күченә.

Әмир абый артезиан коесы казыткан икән дип хәзер күпләр кое казыта, аннан күреп өйләренә су җылыту җайланмалары урнаштыручылар, юынтык су агызу чокырлары казучылар да арта бара.

Сазлыклар арасында тормыш итүнең үз уңайлыгы һәм шул ук вакытта кыен яклары да бар. Артезиан коеларының суында тимер күп булганга күл суын эчәргә мәҗбүрләр. Кышын күлнең бозын кисеп, аны эретеп чәй кайнаталар, аш-су әзерлиләр.

Узган гасырның 90 елларында Ләчеккә даими электр үткәрелсә дә утларның сүнеп торган чаклары да булгалый.

Боз юкаруга ук олы дөнья белән ара өзелә бу якларда. Тоболга, йә булмаса Төмәнгә бару өчен көймәләрдә күлләр һәм сазлыклар аша ерылган елгачыклар аша 40 чакрымлап ара узып олы юлга кадәр җитәргә кирәк. Соңгы берничә ел эчендә юллар өзелгәч, апрельдән сентябрь ахырына кадәр атнасына ике тапкыр Тоболдан Ләчеккә очкыч килә башлаган. 4-9 сыйныфта укучы балаларны да алар 15 чакрым ераклыктагы Күкрәнде тугыз еллык мәктәбенә шушы очкычка утыртып җибәрләр. Уку башланыр алдыннан Тоболдан Ләчеккә килгән очкыч Күкрәнде аша кайтып китә. Күкрәндедә укучылар торып белем алалар.

Ләчекнең үзендә башлангыч мәктәп бар. Ун баланы бер укытучы укыта. Медпункт, клуб һәм бер зур булмаган хосусый кибет бар бу авылда. Кибет хуҗасы юлллар өзелгәч, кыен булуга кармастан, таварны көймә белән сулыклар аша ташып авыл халкын кирәк-ярагыннан өзми.

Элек колхоз да булган. Хәзер һәркем үз көнен үзе күрә. Ауга йөри, балык тотып сата, көзләрен мүк җиләге (клюква) җыя. Авыл халкы августның икенче яртысыннан октябрьгә кадәр сазлыкларга мүк җиләге эшендә. Алар анда әлеге табигать байлыгын кайтмыйча җыя. Ашарга беткән вакытта гына авылга кайтып киләләр. Мүк җиләген капчыкларга тутырып сазлыкларда калдыралар һәм кышкы юл төшкәч кенә барып алалар. Җитмешәр капчык җыючылар да бар, ди Алиевлар. Бер капчыкка утыз килодан артык керә, аннары кыш кергәч җиләкнең килосын 80 сумнан алып сатарларга тапшыралар.

Наил Алан, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*