tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер авыллары буйлап
Себер авыллары буйлап

Себер авыллары буйлап

Себернең кара урманнарында чат татарлары яши, аларның авылларын Новосибирски, Томски һәм Кемерово өлкәләрендә очратырга мөмкин. Фейсбук челтәре хәбәр иткәнчә, күренекле татар язучысы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова Новосибирски өлкәсенең татар авылларының тарихын өйрәнеп, чат татарлары белән очрашулар уздыра.

1Йорт-Оры – иң борынгы татар авылы

Новосибирски өлкәсенең Колыван районында, Обь елгасы буенда, бик борынгы бер татар авылы бар, ул – Йорт-Оры авылы, икенче исеме – Умар авыл. Себер тарихчыларының тикшерүләре нәтиҗәсендә, Новосибирски өлкә хакимияте бу авылның VIII гасырдан бирле яшәп килүе турында рәсми документ бирде. Биредә “чат татарлары” дип аталган себер татарлары яши, фәндә “Чатское городище” дип аталган шәһәрлек урыны да Йорт-Орыда. Авылда мәчет ачылды, нәсел аллеясы булдырылды, себер татарлары музеена нигез салынды. Бу эшләрне башлап йөрүче – шушы авыл кешесе, отставкадагы хәрби, мәчетнең имамы Навил хәзрәт Шиһабетдинов, аның ярдәмчесе – алтын куллы Гариф Галеев.

Йорт-Оры (Умар) авылында 2014 елда яңа мәчет ачылды, халыкның әйтүе буенча, Себерне урыслар яулап алганнан соң бу инде сигезенче мәчет икән. Язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова 18 июль көнне бу яңа мәчеттә халык белән очрашты, аларга татар тарихы, Себердә ислам диненең таралуы һәм милләтнең бүгенге хәле турында сөйләде.

Йорт-Акбалык авылында

Йорт-Акбалык авылы Новосибирски өлкәсенең Колыван районында урнашкан, анда “чат татарлары” дип аталган себер татарлары яши. Авыл бик тарихи, аның тирәсендә 56 борынгы курган бар, Паш-Тура шәһәрлеге дә биредә. Йорт-Акбалыкта Америка индеецларында гына булган каеп көймә ясау һөнәре сакланып калган. Авыл нарат һәм эрбет (кедр) агачлары урманы белән чорнап алынган, урта мәктәп һәм мәчет бар. Бу мәчеттә дә Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу булды.

Соңгы сугыш урынында…

Новосибирски өлкәсенең Ордын районында, Ирмән елгасы буенда, Күчем хан яугирәренең һәм урыс гаскәренең соңгы сугыш урыны бар. Бу хәл 1598 елның 20 августында була. Тара воеводасы Андрей Воейков, зур гаскәр туплап, Күчем ханның артыннан Обь елгасы буйларына хәтле килеп җитә һәм таң алдыннан көтмәгәндә, аның җәйге ыстанына һөҗүм итә. Ул вакытта Күчем хан һәм аның олы улы Али солтан, кайбер яугирләре Ирмән анда булмыйлар. Бу сугышта Күчем ханның 370 яугире, 2 оныгы, 5 аталык, 16 морза үтерелә, хан гаиләсеннән 30 кеше урысларга әсир төшә. Аларны соңыннан Мәскәүгә алып китәләр һәм көчләп чукындыралар. Күчем ханның исән калган уллары һәм оныклары әле моннан соң да урысларга каршы сугышларын дәвам итәләр, әмма Себерне кире кайтара алмыйлар. Һәм бу зур соңгы сугыш – 1598 елның 20 августы Себерне Рәсәйгә кушуның-яулап алуның рәсми датасы булып исәпләнә.

Новосибирскида яшәүче урыс казаклары 1998 елның 20 августында Ирмән болынындагы бу сугыш урынына татарларны җиңү билгесе итеп таш куйганнар. Канкойгыч бу сугыш-суеш “Великая победа русских воинов” дип бәяләнгән. Йоклап яткан халыкны таң алдыннан суеп чыгу биредә зур җиңү булып исәпләнә икән…
19 июль көнне язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Новосибирски татар хәрәкәте вәкилләре белән бу урында булдылар, дин-милләт өчен сугышып шәһит киткән бабаларыбыз рухына дога кылдылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*