tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер федераль округы татарлары II съездларын үткәрә
Себер федераль округы татарлары II съездларын үткәрә

Себер федераль округы татарлары II съездларын үткәрә

2-4 июньдә Новосибирскида Себер федераль округы татарларының II съездлары үтәчәк. Әлеге корылтайны “Себер татарлары ассоциациясе” төбәкара иҗтимагый оешма, “Новосибирски өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешма, Татарстан Республикасы хөкүмәте оештыра.

Съездка Себернең 12 төбәгеннән делегатлар сайланган, шулай ук мөхтәрәм кунаклар, танылган фән һәм сәнгать эшлеклеләре, дин әһелләре, Новосибирск шәһәре һәм өлкәсе хакимиятләре вәкилләре чакырылган. Оештыручылар фаразлавынча, 200 гә якын кеше катнашуы көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетыннан корылтайга рәиснең беренче урынбасары Данис Шакиров бара, ул БТК БК рәисе Ринат Закировның сәламләү хатын тапшырачак.

СФО татарлары төбәкләрендә тарих, тел, мәдәният, мәгариф, матбугат чаралары торышы һәм үсеше; милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр; бизнес һәм фәннең милләт үсешенә йогынтысы; татар җәмәгатьчелеге арасында яшьләргә карата сәясәт һәм спортка караш мөнәсәбәт кебек мәсьәләләр хакында фикер алышачак дип көтелә. Төп утырышлар “Евразия” концерт-театр үзәгендә үтәчәк. Мәдәни программада Чат татарларының борынгы яшәү урыны – Новосибирски өлкәсе, Клыван районындагы Юрт-Ора авылына бару каралган.

4 июньдә Себер федераль округы татарларының II съезды кысаларында “Себер Сан туе” узачак. Ул төбәкара форматта үткәрелә.

Билгеле булганча Себер федераль округына 12 төбәк керә: Алтай Республикасы, Бурятия Республикасы, Тыва Республикасы, Хакасия Республикасы, Алтай крае, Красноярски крае, Иркутски өлкәсе, Кемерово өлкәсе, Новосибирски өлкәсе, Омски өлкәсе, Томски өлкәсе, Байкал арты крае.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*