tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Себер федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән аралашты
Милли Шура рәисе Себер федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән аралашты

Милли Шура рәисе Себер федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән аралашты

Томск өлкәсе татар оешмаларының актив әгъзалары белән очрашудан соң, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Себер федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Искәртеп узабыз, алар барысы да бүген Томск шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясен тәкъдим итүгә җыелды.

Себер федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашу барышында Васил Шәйхразиев бүген Конгресс тарафыннан башкарылган эшчәнлекнең максатларын билгеләп узды. Себер федераль округында яшәгән күпсанлы милләттәшләребез шулай ук бердәм булып, актив булып, татарларны алга алып баруда катнашырга тиешлеген ассызыклады Васил Шәйхразиев.

Милли шура рәисе сүзләренчә, җирле татар оешмалары җитәкчеләре кулында зур көч – алар төбәктә татар тормышын җанландыручылар, милли мохит тудыручылар. Татарның стратегик документы туындагы төп мәгълүматны бөтен Себер феераль округына таратуда да бөтен өмет аларда булуы билгеләнде.

Оешма җитәкчеләре үз чиратында Васил Шәйхразиевка борчыган сорауларын бирә алды һәм бүләкләрен тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*