tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Себер иле” яңадан зәңгәр экранга кайтты
“Себер иле” яңадан зәңгәр экранга кайтты

“Себер иле” яңадан зәңгәр экранга кайтты

Тубылда  татар телендә егерме елга якын чыгып килгән радио һәм теле тапшырулар 2013нче елның август аенда  тукталып торган иде.

Ни сөенеч – гыйнвар аеннан шәһәр һәм районда яшәүче милләттәшләребез “Себер иле”н яңадан зәңгәр экраннан карый башлаячаклар. 20 ел дәверендә районның барлык татар авылларында, милләттәшләребез тормышындагы вакыйгалар, гореф-гадәтләребез белән даими таныштырып барган  тапшыруларның  тарихы бар. Без үзебезнең тапшыруларыбызда  телебезнең язмышы, динебез,  тарихыбыз турында сөйләдек, күзәттек. Радио тапшыруларыбызда мәдәният һәм сәнгать яңалыкларын сөйләдек, галимнәребез фикерләре яңгырады. Күренекле  шәхесләребез, гади татар халкы  да “Себер иле”нең  геройлары булдылар.

2014 елда, нинди генә үзгәрешләр булса да, “Себер иле” үзенең тамашачыларын югалтмыйча, яңа уңышларга ирешер дигән өметтә калабыз.

Римма Умитбаева,
Тубыл шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*