tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер мультимузыкантының юбилей кичәсе узачак
Себер мультимузыкантының юбилей кичәсе узачак

Себер мультимузыкантының юбилей кичәсе узачак

26 ноябрдә төмән шәһәренең “Төзүчеләр” Мәдәният йортында “Пышны” төркеменең җитәкчесе Чәгъвәр Касыймовның юбилей кичәсе узачак.

“Пышны” төркеме Искердә чыгыш ясый

Төмән районының Муллаш авылында оешкан “Пышны” ансамбле себер татарларының биюләрен, йолаларын торгызу, халык арасында киң җәелдерү буенча шактый эшләр башкара.

Чәгъвар әфәнде төрле уен коралларында уйнаучы уникаль мультимузыкант, оста биюче һәм җырчы. Төркемгә дә ул үзе кебек күпкырлы сәләтле авыл халкын туплаган. “Пышны” солистларының һәркайсы үзенчә себер татарларында киң таралган “барабан суктыру” алымнары белән бии.

Районда, өлкәдә оештырылган бер чара да алардан башка уздырылмый. Чәгъвәр Касыймов һәм “Пышны” тамашачылар тарафыннан сагынып көтеп алынган сәхнә йолдызлары. Чөнки аларның һәр чыгышы җирле татарлар тормышын яктыртучы сәхнә күренеше.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*