tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер шагыйрәсенең иҗат кичәсе
Себер шагыйрәсенең иҗат кичәсе

Себер шагыйрәсенең иҗат кичәсе

17 февраль көнне Төмән шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә  себертатар шагыйрәсе Галия Абайдуллинаның иҗат кичәсе узачак.

Кичәдә Тубыл шагыйрәсенең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре яңгыраячак.

Бу хакта “Фейсбук” социаль челтәрендәге сәхифәсендә  себертатар галиме М.Сәгыйдуллин хәбәр итте.

Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллина 1940 елның 2 гыйнварендә Тубыл районының Саескан авылында колхозчылар гаиләсендә туа.  Башка якташлары кебек, Галия ханым да балачактан эшләп үсә.

Тормышның авырлыкларына карамастан ул гимнастика, акторбатика, ату, бию белән шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып җиңүләр яулый. Буш вакытларында Галия ханым шигырьләр язу белән мавыга. Балачактан укытучы булырга хыялланган кыз-бала Тубыл педагогика училищесына укырга керә.

Кызыл диплом белән тәмамлап Ачир башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Тубыл районының Ачир һәм Лайтамак мәктәпләрендә 36 ел балаларга белем бирә.

1990 елдан Галия Абайдуллина “Яңарыш” газетасында шигырьләрен бастыра башлый.

2003 елда аның беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

2006 елда Казанда нәшер ителгән “Мин – себер татары” себертатар шагыйрьләренең альманахына да аның шигырьләре кертелгән.

Бүгенге көндә Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллина 14 китап авторы, Себердә киң танылган себертатар шагыйрәсе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*