enrutat
Баш бит / “Себер татарлары” китабы презентациясе
“Себер татарлары” китабы презентациясе

“Себер татарлары” китабы презентациясе

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә Төмән өлкәсе хакимиятенең милли эшләр комитеты һәм татар җәмәгатьчелеге тарафыннан 900 биттән торган “Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре. Себер татарлары фольклоры антологиясе. III том. Хикәятләр. Риваятьләр. Мифлар” исемле 2017 елда Татарстан китап нәшриятында бастырылган төрки дөньяга зур бүләк булып ирешкән китапны тәкъдим итү чарасы үткәрелде. Ул 2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү буенча Татарстан Республикасының Дәүләт программасын үтәү кысасында дөнья күрде.

Китапка XVIII гасырдан башлап XXI нче гасыр башына кадәр сөйләүчеләр теленнән язып алынган халык җәүһәрләре рус академик транскрипциясендә бирелгән, аларның рус теленә тәрҗемәләре, авторның фәнни мәкаләләре, искәртмәләре тәкъдим ителгән.

Залга Төмәннең актив татар җәмәгатьчелеге җыелды. Юлның ераклыгына карамастан, Тубыл шәһәреннән бербөтен делегация килде. Сәхнәнең нәкъ уртасында, кечкенә түгәрәк өстәл каршында, китапның авторы – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Фәрит Йосыф улы Йосыпов, проектның фәнни җитәкчесе – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты, Татарстан мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова һәм рус тексты редакторы, җәмәгать эшлеклесе, журналист Бибинур Сабирова утырдылар. Чараны Бибинур Нигъмәтҗан кызы алып барды. Һәр чыгыш алдыннан җәмәгать эшлеклесе, ветеран укытучы Мәдинә Уразмәтова себертатар, үзәк хезмәткәре Ринат Гарифуллин рус телләрендә дастаннардан, риваятьләрдән, мифлардан өзекләр укыдылар.

— Бу китапның концепциясен эшли башлаганда бүгенге көнгәчә сакланып килгән материалларны кулланып, нинди телдә, ничек бирәбез дигән уйны күздә тоттык. Россиянең көнчыгышны өйрәнүче-тюркологы, этнографы, археологы Василий Радловка рәхмәт, текстларны рус академик транскрипциясендә бирдек. Татар теле менталитетын саклап калу тәрҗемәгә бәйле. Һәр томны эшләү дәверендә бик сокланып, искиткеч югарылыкта эшләнгән материаллар икәнлеген, яңа фактларны күрсәттек. Себер жанрында язылган дастаннар, риваятьләр… Немецларга рәхмәт, беренче тапкыр алар яза башлаганнар. Нинди шедеврлар сакланып калган!

Йомаклар – татар фольклорында беренче тапкыр язылды, ул әкияткә кереп бетми. Әкият ул әкият, монда тылсымлы предмет урынына – дога. Вәгазь түгел, суфыйлар тәгълиматы, сынау. Күпчелеге ат образына багышланган әсәрләр. Монда чиксез авылларыгызның тарихы, ата-бабаларыгызның рухы. Матди түгел, рухи байлыкның кыйммәте дәлилләнә. Иң кызыклысы – кешеләрдән җыеп алынган, халыкны тәрбияли. Мәсәлән, гыйбрәтле вакыйгалар керә. Ата-бабалар фарсы телен ничек үзләштергәннәр? Кыяфәтләр, сурәтләр затлы телле. Себер далаларының җилләре, авазлары икенче төрле, чөнки ландшафты башка.

Материаллар белән тәэмин иткәне өчен Бибинур апага зур рәхмәт, шулай өч кеше башкарып чыктык. Монда 1957-2017 елларда җыйган материаллар тупланды, — дип сөйләде Фәнзилә Хәким кызы.

— Себер татарларының мондый китабы булганга горурланыйк. Әнәс Гаитовка, Фәүзия Маргановага, Клим Садыйковка, Мәдинә Уразмәтовага материаллар белән ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Василий Радловның (Фридрих Вильгельм) кыюлыгына хәйран калырлык. Санкт-Петербургта бер тиен акчасыз кала, Россиянең көнчыгышын өйрәнү өчен туган иленнән ваз кичә, чөнки аңа шундый шарт куела. Безгә зур байлык, мирас калдыра, — дип сөйләде Фәрит Йосыф улы.

“Пурехан“ дастаныннан (Әмир Хәлидов музыкасы) җырчы-фольклорчы Луиза Сөрмәтова яңа фольклор үрнәк башкарды. “Саз” фольклор, “Әмәл” уен коралы төркемнәре чыгышлар ясадылар. Җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың “Изге Сүзге моңнары” поэмасыннан өзекне Әбүзәр Миннебаев көйгә салып, думбрада уйнап җырлады. Җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы Фәрит Йосыф улына рәхмәт йөзеннән шигырь язган, аны сәнгатьле итеп укыды.

Озак еллар өлкә фәнни китапханәсендә эшләгән күренекле якташыбыз Асия Сәйфуллина Фәрит абыйга “Сибирские татары” исемле 1-2 томлы китабын, Гөлсем Айнуллина “Саз” фольклор төркеме исеменнән җылы оекбаш бүләк иттеләр. Рафаэль Гадиев, Роза Яхина, Әнәс Гаитов, Галимҗан хәзрәт Бикмуллин, Гали Сәитов һәм башкалар чыгышлар ясадылар, Фәрит Йосыповка, Фәнзилә Җәүһәровага, Бибинур Сабировага китап өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Фәрит Йосыф улы китапларны җәмәгать эшендә актив катнашучы якташларыбызга бүләк итте.

Бинаның беренче катында халыкны бәйрәм чәе көтте.

http://yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*