enrutat
Баш бит / Себер татарлары тарих сагында
Себер татарлары тарих сагында

Себер татарлары тарих сагында

Бу көннәрдә Новосибирски өлкәсенең Йорт-Оры авылында себер татарлары тарихында вакыйга саналырлык чаралар булып үтте. Авылда бөтен Себерендә беренче һәм бердәнбер “Чат татары утары” музей комплексы ачылды, Колыван районы сабантуе гөрләп үтте, Йорт-Оры авылында язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмованың себер татарлары тарихына багышланган “Һиҗрәт” китабының презентация-тәкъдим итү кичәсе булды, очрашуда автор үзе дә катнашты.

Йорт-Оры , икенче исеме – Умар авыл, өлкәдә генә түгел, бөтен Себерендә иң борынгы татар авылы, Новосибирски өлкә хакимиятенең 1994 елда чыгарган карарыннан күренгәнчә, анда инде сигезенче гасырдан бирле чат татарлары яшәгән. Археологик тикшерүләрдән күренгәнчә, биредән борынгы шәһәрлекләр һәм курганнар табылган, шулар нигезендә, Йорт-Оры авылы өлкә дәрәҗәсендә тарихи-мәдәни ядкәр, дип игълан ителгән һәм дәүләт тарафыннан саклана. Йорт-Оры авылы табигатьнең искиткеч матур урынына – Обь елгасы буена, карагай-эрбет урманы эчендә урнашкан, авылны тирән күлләр әйләндереп алган. Биредә халык урман төпләп, иген иккән, балык тоткан, мал асраган, аучылык белән шөгыльләнгән, җиләк җыйган, как койган, балалар үстергән, сугыш чыкса, атына атланып, яуга барган, иле-җире өчен көрәшкән.

Чат татарлары – себер татарларының бер өлеше, алар шулай ук Томски, Кемерово өлкәләрендә дә яши, күпчелеге хәзерге Новосибирски өлкәсендә көн күрә. Чат татарлары димәк – зур сулар чатында, елгалар койган урында, чикләр киселешендә яшәүчеләр, дигәнне аңлата. Заманында чат татарлары Төрки каһанлыклар, Алтын Урда, Себер ханлыкларында булганнар, урыслар Себерне яулап алгач, 17 гасыр башларыннан Россия дәүләтенә буйсындырылганнар. Шунысын да әйтергә кирәк, Себер ханлыгы өчен соңгы сугышлар нәкъ менә чат татарлары җирләрендә була – 1598 елның 20 августында урыс гаскәрләре Ирмән елгасының Обька койган тамагында Күчем ханның җәйге ыстанын тар-мар итә, шушы дата рәсми рәвештә Себернең Россиягә кушылуы, дип билгеләнә.

Кайбер тарихи фаразлар буенча, Күчем хан үзе бу канкойгыч сугышта каты яралана, аны көймә белән Обь елгасы аша хәзерге Новосибирски каласы урынындагы Чат шәһәрлегенә алып чыгалар, анда ханның кирмән-крепосты була, ул шунда җирләнгән булырга да мөмкин. Ул урында хәзер шәһәр паркы, халык арасында аны “Чертовое городище”, дип йөртәләр, борынгырак исеме Ташаткан һәм Мочигу да булган. Новосибирскидагы Академгородокның татар галимнәре бу урыннарда тарихи казу эшләре башлап җибәрергә уйлыйлар, милләтебезгә себер татарларының яңа сәхифәләре ачылырга тора. Халыкның сөйләве буенча, Күчем хан Йорт-Оры авылында да булган, бу авылда аның морзалары һәм яугирләре яшәгән. Авыл су юлында да, олы юл өстендә дә урнашкан, соңрак аның аша Мәскәү-Себер тракты үткән, каторжаннарны Турухан краена, рудникларга, Сахалин утравына шушыннан сөргәннәр. Йорт-Оры авылы аша декабристлар да үткән, Сахалин утравына юл тоткан Антон Чехов та биредә булган, Колчак гаскәрләре дә моннан көнчыгышка таба чигенгәннәр. Инде Россия составына кергәч, Йорт-Оры ир-атлары чирүле (йомышлы) татарлар булып хезмәт иткәннәр, кулларына корал тотып, бу илнең көнчыгыш чикләрен саклаганнар, аның өчен бөтен сугышларда катнашканнар, гомерләрен биргәннәр.

Узган гасырларда чат татарларының Төньяк сугышта, Наполеон яуларына каршы сугышларда катнашулары да билгеле. Авыл халкы Күчем хан заманнарыннан ук ислам динен тоткан, шушы вакытлардан башлап анда бер-бер артлы җиде мәчет булганлыгы билгеле, соңгысын 1937 елда совет хакимияте юк итә, мулларын атып үтерәләр. Хәзер ул урында сигезенче мәчет төзелде, аңа бөтен авыл ярдәм итте, ә эш башында шушы авыл кешесе, отставкадагы подполковник, Казан Ислам университетын тәмамлаган Навил Шаһабетдинов тора, ул хәзер шушы мәчетнең имамы. Аңа кадәр Йорт-Орыда Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашлар хөрмәтенә обелиск куела, бу авылдан 63 кеше сугышта катнаша, шуның егерме бише үлеп кала, егермедән артыгы яраланып кайта.

Йорт-Орыда тагы бик күркәм яңа традиция барлыкка килгән – һәр нәсел “Буыннар аллеясы”на үз агачын утырткан, ул бер чакырым арада авылга хәтле сузылган, 26 борынгы ыру үз шәҗәрәсен төзегән, шулай итеп, авыл башында хәзер нәсел урманы күтәрелеп килә. Әйткәнебезчә, бу эшләрнең барысын да Навил Шаһабетдинов оештырган, ул чат татарлары мирасын саклау оешмасын төзегән һәм аны Новосибирскида теркәткән.

Өлкәдә инде татарларның милли-мәдәни мөхтәрияте эшләп килә, аның белән Әмир Гәрәев җитәкчелек итә, шулай ук татар мәдәни үзәге бар, аның җитәкчесе – Роза Тихомирова, ул үзе дә чыгышы белән Йорт-Оры авылыннан. Һәм “Чат татары утары” дип аталган тарихи-мәдәни комплексның нәкъ менә Йорт-Оры авылында төзелүе бер дә очраклы хәл түгел. Бу авылның нигез булып торырлык борынгы тарихлары, лидерлык традицияләре бар, бүген дә шушы эшләрне алып барырлык шәхесләре бар. Музей-комплекста чат татарының карагай агачыннан салынган йөз еллык йорты, мунчасы, бакчасы, җәйге йорты, чоланы, коесы, мал абзары урнашкан.

Өй эчендә себер татарларының бөтен яшәү рәвеше чагылыш тапкан – түр-сәкесе һәм акшарлы миче, бишеге һәм чиккән мендәрләре, сандыгы һәм савыт-сабасы урын алган, шулай ук ханнар-морзалар гына кия торган затлы җилән-чапаннар да элеп куелган. Чоланда исә себер татарларының бөтен эш кораллары – тоташ өянкедән каеп ясаган җиңел кәмә-каеклары, ишкәкләре, балык тоту өчен җәтмә-кармаклары, арба-чаналары, ау капкыннары, агач тырмалары, тимер сәнәкләре тезеп-элеп куелган. Алга таба бу татар утары Новосибирски шәһәренең туристлар маршрутына кертеләчәк, биредә каек-кәмәләр ясау, милли ризыклар әзерләү буенча да мастер-класслар үткәреләчәк.

Болар хакында Йорт-Орыда чат татары музеен ачуда катнашкан Новосибирски өлкәсенең мәдәният министры урынбасары чыгыш ясады. Бу тарихи чарада шулай ук өлкәнең хакимият хезмәткәрләре, Колыван районы җитәкчелеге, Скала авыл җирлеге башлыклары да катнашты, алар барысы да рус милләтеннән булса да, татарларга карата зур ихтирам белән чыгыш ясадылар. Казаннан исә шушы тантаналы чарада катнашу өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов һәм язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова килгәннәр иде. Данил Салихов Новосибирски өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезгә, Йорт-Оры авылының чат татарлары оешмасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан олы бүләк тапшырды, ул – “Форд” җиңел автобусы иде! Авыл халкы бу бүләкне чиксез рәхмәтләр әйтеп кабул итте, бу безнең бердәмлекне күрсәтә торган билге булып тора. Данил Салихов шулай ук чат татарлары лидеры Навил Шаһабетдиновка Бөтендөнья татар конгрессының медален тапшырды, һәм ул моңа лаек иде! Фәүзия Бәйрәмованың исә Йорт-Оры авылында инде өченче тапкыр булуы, ул себер татарлары турында дистәләгән мәкалә, тарихи очерклар, “Күчем хан” һәм “Һиҗрәт” дип аталган ике тарихи роман авторы, шуңа күрә музейга да үзенең шушы хезмәтләрен бүләк итте.

Тубыл шәһәреннән “Мирас” татар оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинованың бу чарада катнашуы да нур өстенә нур булды. Ул чат татарлары музеена үзләре чыгарган “Историческая судьба Искера” дип аталган ике томлык җыентыкны бүләк итте, эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Шулай ук Тубылдан килгән эшмәкәр, андагы бөтен милли-мәдәни эшләрнең химаячысы Дамир Ибраһимов чат татарлары музеена асыл ташлардан ясалган милли чулпы-муенсалар коллекциясен бүләк итте.

Күчем ханның биләмәләре Урал тауларыннан Алтайгача дәвам иткән, башкалалары да Тубылдагы Искәрдән – Обьтагы Чат шәһәрлегенә кадәр таралып яткан. Себер ханлыгының беренче һәм соңгы башкалаларыннан килгән Күчем хан варислары шушы тарихи җирләрдә кабат очраштылар, алга таба бергә эшләү турында сүз куештылар. Һәм бу очрашу очраклы хәл түгел иде. Авыл башында, су буенда үткән сабантуйга исә бөтен өлкәдән милләттәшләр җыелган иде. Казаннан килгән танылган артистлар Зөһрә Сәхәбиева һәм Кирам Сатиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укыдылар, шулай ук язучылар Данил Салихов һәм Фәүзия Бәйрәмова да халык алдында чыгыш ясадылар. Новосибирски шәһәренең “Ихлас” мәчете мөселман оешмасы рәисе Рафаил Сөләйманов милли бәйрәмебезгә үзенең хәер-фатихасын бирде, шулай ук Татарски шәһәре һәм Йорт-Оры авылы мәчете имамнары да чыгыш ясады.

Колыван районы сабантуе Новосибирски өлкәсе татарларының милли мәдәни мөхтәрияте һәм татар мәдәни үзәге ярдәме белән дә оештырылды, бәйрәмдә җирле үзешчәннәр дә, исемле артистлар да чыгыш ясады. Вакыты-вакыт белән коеп яңгыр яуса да, халык таралмады, ат чабышлары да, көрәш тә, башка милли уеннар да булды, мәйдан гөрләп торды.

Новосибирски өлкәсе – себер татарлары яши торган иң соңгы һәм иң ерак төбәк, аннан соң инде Алтай крае һәм Казахстан башлана. Өлкәдә утыз меңнән артык милләттәшебез яши, алар егермеләп татар авылында һәм Новосибирски, Татарски, Берды, Искитим кебек шәһәрләрдә көн күрәләр. Әмма шушы ераклыкка карамастан, өлкәдә милли һәм дини эшләр яхшы бара, төрле фестивальләр, милли-мәдәни чаралар гел булып тора. Соңгы вакытта биредә милләт тарихына да зур игътибар бирә башладылар, берничә фәнни-гамәли конференция уздырылды, төбәктәге татар тарихы турында китаплар чыгарылды, менә хәзер милли музейлар да ачыла башлады.

Алда торган бурыч – Новосибирски шәһәрендә Себер ханлыгының соңгы башкаласы булган Чат шәһәрлеген яңадан торгызу, анда себер татарларының музеен ачу, милләткә үз бөек тарихын кире кайтару. Шунысын да әйтергә кирәк, Новосибирски шәһәре һәм өлкәсенең герб-тамгасы – Себер ханлыгының туграсын кабатлый – аягүрә баскан кара кеш-собольләр хан таҗын саклап басып тора. Димәк ки, бары тик унтугызынчы гасыр азагында гына барлыкка килгән Новониколаевски-Новосибирски шәһәре һәм төбәге, үзе дә сизмәстән, җирләре һәм халкы белән бергә, Себер ханлыгының дәүләти символын һәм традицияләрен дә кабул иткән. Һәм бу бөек тарих яңадан татарларның үзләренә кайта башлады – бу көннәрдә Новосибирски өлкәсендә булып үткән мәдәни чаралар шуның шаһиты иде.

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*