tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарларының үсеш стратегиясе турында
Себер татарларының үсеш стратегиясе турында

Себер татарларының үсеш стратегиясе турында

2018 елгы юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы алдында татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын куйды. “Стратегиядә дөньядагы 10 миллион татарның һәрберсенең мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк”, – диде ул. Хәзер аны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барыла. Шул уңайдан узган түгәрәк өстәл артында: “Стратегия Татарстанның 100 еллыгына төбәлгән булырга тиеш, материалны узган гасырның 90 нчы еллар башыннан тупларга, аның өчен дөнья буйлап сибелгән татарларның мәнфәгатьләрен дә карарга кирәк.

Монда социологик аспект, халыкның фикере, галимнәр эше, шәхесләрнең тәкъдимнәре исәпкә алыначак. Татар халкы үсешен күрсәтә торган документны үзара хәбәрләшеп, төрле төркемнәрдә тупланган мәгълүматларга таянып язарга кирәк. Июнь аена проектның төп өлеше әзерләнергә тиеш. Аннары июльгә кадәр яңадан тәкъдимнәрне туплап, 1 августка кадәр тулы әзерлеккә җиткереп, 30 августка кадәр кабул итәргә тиешбез”, – дигән төп фикерләр яңгыраган.

Шул уңайдан читтәге төбәкләрдә дә татар халкының үсеш стратегиясе уңаеннан фикер алышулар башланды. 15 декабрь көнне Төмән шәһәр мәдәният үзәгендә Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкләрдәге иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлегенең баш референты Азат Садриев та катнашты.

Ул иң элек конгресс җитәкчеләре исеменнән тәбрикләде һәм татар халкының үсеш стратегиясе турында мәгълүмат биреп үтте, аның максаты, бурычлары турында сөйләде. Аннары оешманың 10 еллыгы уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын Төмән шәһәр себер татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динар Абукинга, автономия әгъзасы Рифхәт Насыйбуллинга, Гөлнур Заһидуллинага тапшырды. Барлык теләкләрне язып алып, конгресс җитәкчеләренә җиткерәчәген хәбәр итте.

Динар Марсель улы катнашучыларны себер татарлары үсеше стратегиясе планы моделе белән таныштырды. Бу стратегияне әзерләүдә этәргеч булган ил, Татарстан Республикасы президентларына рәхмәтен белдерде. “Аны төзүдә барлык белемле кешеләр дә катнашырга тиеш, – диде ул. – монда барлык халык та берләшергә кирәк. Милләтнең бердәм булуы илебездә яшәүче халыкларның бердәмлегенә китерә”. Ул игътибарны саз арты авылларына, перспективалы кадрлар әзерләүгә, Искер, Чимги-тора, Олы Уват архитектура-музей катламына, мәдәни, фәнни һәм матди казанышларны системага салуга юнәлтергә кирәклеген сөйләде.

Стратегияне әзерләү 3 этапта үтәчәк: мәгълүмат җыю, оештыру һәм әзер план тәкъдим итеп, эшне башлау. Киләсе елның май аена әзер план булырга тиеш. “Бу эштә һәркемнең катнашуын теләр идем. Себер татарлары сойиаль, политик һәм экономик юнәлештә

Россиянең башка халыклары белән берләшеп, Евразия генә түгел, дөнья халыклары белән нәтиҗәле стабильлек һәм файдалы күршеләр булу юлына басарбыз”, – диде Динар Абукин. Ул себер татарларының киләчәге, андагы көтелгән үзгәрешләр, себер татарлары башкарырга кирәкле эшләр кебек сораулар куелган планы турында сөйләде. Д.Абукин үсеш стратегиясен 3 вакытка бүлде: кыска вакыт – 2024 елга, уртача вакыт – 2036 елга, озакка сузылган вакытны 2054 елга кадәр дип билгеләде. Себер татарларының киләчәге планын политика = идарә = дәүләт + территория + җирлек, халык = этнос = тарих + мәдәният + тел, социум = җәмгыять = куркынычсызлык = мәгариф = сәламәтлек саклау, язмыш = алдан билгеләү = балалар + инвалидлар + өлкәннәр, рух = намус = ирек + гаделлек + тигезлек, идея = дөньяны аңлау = берләшү = алга китү + үсеш, экономика = эш = мәгълүмати-коммуникацион система + эшмәкәрлек, капитал = милек = табигать + экология + гео-биоресурслар формулалары ярдәмендә аңлатты.

Аннары фикер алышулар башланды. Утырышта катнашучылар себер теленең язма вариантын булдыру, мәктәпләрдә (шулай ук шәһәр мәктәпләрендә дә) татар телен укытуны хәл итү, музей комплексларына игътибарны арттыру, археологик һәйкәлләрне өйрәнү, яшьләр белән эшләү, киләчәк буын тарихыбызны белсен өчен тырышу, мәдәниятне, аш-суларыбызны, декоратив-кулланма сәнгатебезне саклау, үстерү, хакимияттәге урыннарда себер татарларының эшләвен булдыру кирәклегенә һ.б. әһәмиятле мәсьәләләргә тукталдылар. Барлык кабул ителгән тәкъдимнәрне тәртипкә салып, себер татарлары үсеше стратегиясе планын әзерләү өчен эш төркеме төзергә карар кылдылар.

Соңыннан катнашучыларны бәйрәм алды чәе белән сыйладылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*