tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татары вәкиле: “Бүгенге вазгыятьтә без бербөтен татар халкы булырга тиеш”
Себер татары вәкиле: “Бүгенге вазгыятьтә без бербөтен татар халкы булырга тиеш”

Себер татары вәкиле: “Бүгенге вазгыятьтә без бербөтен татар халкы булырга тиеш”

Казанда яшәүче Себер татарлары вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессы карамагындагы «Туган җир» журналының җаваплы сәркатибе Мөнирә Сәгыйдуллина Себер татарларын бергә туплау, бер-берсе белән таныштыру һәм аралаштыру нияте белән Яңа ел кичәсе оештыра.

«Себер татарлары – татар халкының бер өлеше. Бүгенге вазгыятьтә без бербөтен татар халкы булырга тиеш. Бүленгәч, җыеп алу кыен. Татар булуыңны күңелеңдә сакларга, үз телеңдә аралашырга берәү дә комачауламый», – диде Мөнирә Сәгыйдуллина.

Күпме кеше җыеласын алдан фаразлап булмый, килгән кеше кушыла ала, диде оештыручы.

«Бүгенгә кадәр без кечерәк форматта – 5-6 кеше җыела идек. Хәзер балаларыбызны үзара таныштырып, монда укучы студентларны чакырып бәйрәм кичәсе ясыйсы килә. Башка шәһәрдәге милләттәшләр дә килергә теләк белдерә», – ди Мөнирә Сәгыйдуллина.

Очрашу Казан үзәгендәге кафеларның берсендә була. Анда катнашырга теләүчеләр Мөнирә Сәгыйдуллинаның Инстаграм челтәрендәге сәхифәсенә яза ала.

Ләйсән Рәхмәтуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*