enrutat
Баш бит / Себер төбәгендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге җәелдерелә
Себер төбәгендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге җәелдерелә

Себер төбәгендә «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге җәелдерелә

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул татар хатын-кызларының, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшырту, туган телгә ихтирамны арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру, татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү, гореф–гадәтләрне саклап калу һ.башкаларны күз аллап оештырыла. Менә инде соңгы елларда безнең Себер төбәгендә дә татар, татар-башкорт оешмалары үз «Ак калфак» татар хатын -кызлары берлеген, җәмгыятен булдырып бик актив эшләп килә. Шәһәрләрдә фестивальләр, милли гореф — гадәтләренә салынып оештырылган төрледән — төрле кичәләр, милли йолалар белән Себер халкын даими таныштырып торалар. Ул кул эшләнмәләре түгәрәкләренең санын әйтеп тә торасы юк.

Менә бүгенгесе көнне дә Нягань шәһәре «Ватан» татар оешмасы шәһәрләрендә балалар белән җыелып кул эшләре эшләделәр. Рина ханым Исхакова («ВАТАН», Нягань):

— «Мин бик шат, гомумән, «Ак калфак» татар хатын кызлары җәмгыяте булуына. Балалар белән җыелабыз, татарча аралашабыз,шул ук вакытта җырлашып та алабыз. Бер яктан татар телен бергәләп өйрәнсәк икенче яктан балалар белән җыелгач, барлык планнар артта кала. Ял итәбез»- ди.

Стрежевой шәһәре кечкенә шәһәр булуга карамастан барына да өлгерергә тырыша. «Ләйсән» ансамбле җитәкчесе Илзира Якшиева (Стрежевой, этнография мэктэбе «Чишмэкэй»):

— «Без бүген кечкенә мендәрчекләр тектек. Без үз кул эшләребезне мәчеткә илтәбез. Балалар күңелендә олыларга карата мәрхәмәтлек хисләре тудырырга тырышабыз»- ди.

Покачи шәһәреннән «Туган Як» татар — башкорт оешмасы җитәкчесе Ильмира Галимова: -«Себер дуслар белән аралашып, кичен эштән соң, ял көннәрендә бергәләп җыелышабыз. Кул эшләрен кем яратмый инде, күңелгә ял бит ул»- ди.

Сургутта татар хатын-кызлары бу көннәрдә үз кул эшләнмәләре күргәзмәсен оештыру белән мәшгуль. Бик тиздән алар бар шәһәр халкын матурлык дөньясына чакырачаклар. Менә шулай кызларыбыз тырышып, матур итеп яши бирә. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә, әгәр һәрбер оешма үзләрендә менә шундый түгәрәкләр оештырса, балаларны үз янына җыйса балаларның кулларыннан телефоннар да төшәр, халкыбызның нинди һөнәрләргә ия булганында кече яшьтән үк белеп үсәрләр иде. Күпләр үзләрендә Аллаһ Тәгаләдән бирелгән талант барлыгын белмиләр дә. Аны бары тик ачасы, үстерәсе генә бар. Моның өчен артык зур чыгым соралмый – тырышлык кына кирәк. Шөкер, Рина ханым Исхакова, Илзира ханым Якшиева, Илмира ханым Галимова,Миләүшә ханым Салихова(Лянтор), Зөһрә ханым Бикташева(Мегион), Гүзәлия ханым Гатауллина, Рита ханым Спиридонова(Советский), Раушания ханым Исхакова(Пойково), Раскулова Земфира(Когалым),Рәйлә ханым Юмагулова(Түбән Варта), Нурия ханым Җиһаншиналар кебек ерак Себердә юл ярып йөрүчеләр булганда халкыбызның кул эшләнмәләре себер төбәгендә онытылмас, сакланыр. Үземдә күңелем кушуы буенча Сургут шәһәре «Ак калфак» татар хатын — кызлары җәмгыятенә бик теләп, яратып йөрим һәм башкаларны да чакырам. Белгәннәрем белән бүлешәм, белмәгәннәремне өйрәнәм.

Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*