tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Себер йолдызлары” фестивале талантларны җыя
“Себер йолдызлары” фестивале талантларны җыя

“Себер йолдызлары” фестивале талантларны җыя

13-14 нче апрельдә Новосибирск шәһәрендә “Себер йолдызлары” исемле халыкара татар мәдәнияте фестивале уза. Ул татар милли үзәге, Новосибирск мэриясе, мәдәният министрлыгы һәм милли-мәдәни мөхтәрият белән берлектә, 10нчы тапкыр оештырыла.

Конкурс -фестивальгә әлеге төбәкнең иҗат коллективлары, солистлар чакырыла. Бәйге 4 номинация буенча уза:

  • вокал-соло (дуэт), ансамбль, хор белән җырлау
  • бию-соло (дуэт), төркем белән бию
  • инструменталь музыка – соло (дуэт), ансамбль, оркестр
  • нәфис сүз

1 нче тур урыннарда үткәрелә.

2 нче тур 2019 нчы елның 13 нче апрелендә Новосибирск шәһәрендәге  Г. Заволокин исемендәге мәдәният йортында 10-18 сәгатькә кадәр узачак. 14 нче апрельдә М. Горкий исемендәге мәдәният йортында 10-12 сәгатькә кадәр үткәрелә.

Гала-концерт 14 нче апрельдә (14-16 сәгать) шулай  ук  М. Горкий исемендәге мәдәният йортында оештырыла. Контакт өчен телефоннар: 8(383) 278-33-22, [email protected] Cораулар белән Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*