tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Себер йолдызы” һәм “Татар егете-2015” конкурсларына кастинг була
“Себер йолдызы” һәм “Татар егете-2015” конкурсларына кастинг була

“Себер йолдызы” һәм “Татар егете-2015” конкурсларына кастинг була

21-23 февраль көннәрендә “Себер йолдызы” һәм “Татар егете-2015” конкурсларына кастинг була. Конкурслар себердә яшәүче татар егетләре һәм кызлары арасында уздырыла. Җиңүчеләргә автомобиль сатып алуга сертификат тапшырылачак.

Әлеге ачык бәйгеләр 2007 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты — талантлы, үз гореф − гадәтләрен, мәдәниятен белүче яшьләрне барлау. Конкурста Төмән өлкәсенең барлыгы 600ләп яшь егете һәм кызы катнашырга өлгергән.

2014 елда уздырылган конкурста Төмән өлкәсеннән генә түгел, Ханты-Манси автономияле округыннан, Башкортстан Республикасыннан да катнашучылар булган.

Финалга 2 ай кала иң-иңнәр арасыннан 10 егет һәм 10 кыз сайлап алына, узган ел 7 пар соңгы турга чыккан. Шуның өчен, конкурста катнашучылар шәһәрдән читтә урнашкан лагерьга җибәрелә. Монда алар белән психологлар, хореографлар, визажистлар, стилистлар шөгыльләнә, туган тел, ислам дине нигезләре, Себер татарлары тарихы турында дәресләр бирелә. Егетләрне милли көрәш, кызларны исә милли ризыклар белән таныштыру каралган. Шулай ук төрле экскурсияләр оештырыла, Төмән өлкәсе татарлары тарихы хакында бәян ителә.

Финал үзе берничә өлештән тора. Аның беренче этабы зирәклек һәм белемлелекне тикшерүгә бәйле. Яшьләр татар халыкының тарихын һәм мәдәниятен белүгә тикшерү уза. Икенче өлештә алар үзләре турында татар телендә сөйләргә тиеш була. Өченче этап иҗат белән бәйле. Егетләр һәм кызлар актерлык осталыгында, музыка уен коралларында уйнауда, биюдә, җырда, роликларда йөрүдә үзләренең сәләтләрен күрсәтергә тиеш. Соңгы этап исә — дефиле.

Конкурста катнашучыларга артистлар, укытучылар, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре бәя бирә, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе Татарлар конгрессы (www.siberia-star.ru) сайты.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*