tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “СЕБЕР ЙОЛДЫЗЫ” ҺӘМ “ТАТАР ЕГЕТЕ” бәйгеләре үтте
“СЕБЕР ЙОЛДЫЗЫ” ҺӘМ “ТАТАР ЕГЕТЕ” бәйгеләре үтте

“СЕБЕР ЙОЛДЫЗЫ” ҺӘМ “ТАТАР ЕГЕТЕ” бәйгеләре үтте

VIIIнче “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” төбәкара бәйгеләренең финалында катнашкан 7 кыз һәм 7 егет “Тимерьюлчылар” мәдәният сараенда төрле яктан булганлыкларын күрсәттеләр. Алар арасында Урай, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Ялутор, Төмән районнарыннан, Курган, Свердловск өлкәләреннән, Башкортостан Республикасыннан килүчеләр бар иде.

Тамашаны 2014 елгы бәйгедә катнашучы Диана Бакирова үзе көен һәм сүзләрен иҗат иткән “Яшә” җыры белән башлап җибәрде. Кыз-егетләр бию белән аның чыгышына ямь өстәделәр. Һәм сынаулар тезмәсе башланды: үзең белән таныштыру, иҗади чыгыш тәкъдим итү, белемнәрне сынау, дефиле. Ул арада финалчыларның лагерьдагы тормышы (татар теле, ислам, имиджеология, актерлык осталыгы, хореография, татар тарихы, мәдәнияте дәресләрендә катнашу), Төмән өлкә Думасында депутат белән очрашу, Ямбай музей-архитектура комплексында, Борки балалар йортында булу турында “Татарстан Яңа гасыр” телеканалының Төмән корпункты журналисты София Хәйруллина әзерләгән берничә фильм да күрсәтелде. Шунда ук видеокүренештә алар тест рәвешендә укыган фәннәре буенча имтихан да тапшырдылар.

Үзе дә “Себер йолдызы” мәктәбен үткән Эллина Сәитова милли төсмерле киемнәр коллекциясен баеткан, катнашучыларның аларны тәкъдим итүе бик күркәм булды. Яшьләр үзләренә ошаганнарын фотога төшереп тә алдылар.

Быел беренче мәртәбә бәйгедә Коръән сүзләре ишетелде. Күңелнең нечкә кылларын тибрәндерә торган җырлар, артистларча башкарылган нәфис сүз, сәхнәләштерелгән күренеш, хәрәкәтләрендә ут уйнаткан биюләр, скрипка, баян моңнары да булды.

Бәйгеләрнең төп оештыручысы өлкә татар башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйров тиккә генә: “Бу конкурс ни өчен кирәк: безнең бурыч – актив, уңышлы яшьләр тәрбияләү. Шул ук вакытта алар татар булулары белән горурлансыннар, гореф-гадәтләрен сакласыннар, хөрмәт итсеннәр”, – дип кабатлыймыни?!

“Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре миңа калса, яшьләр өчен бик зур, яңа мөмкинлекләр ачалар. Күпләр татар мәдәниятенә якынайды. Күпләр шул конкурслар аркылы үзләренең тормыш юлларын да сайлады. Шул проектлардан үткән һәрбер кеше хәзер халкыбызның киләчәге өчен яши, татар телебезне сакларга тырыша. Ә балалар бәйгедә катнашу теләге белән янып, сәләтләрен үстерәләр, туган телләрен ныклап өйрәнәләр. Бу бик сөендерә. Үзем мин, мең рәхмәтле шушы проектның оештыручыларына, чөнки без инде бер зур, тату гаилә! Ел саен безнең гаиләбез зурая бара. Мин моңа бик тә шатланам. Бүген дә зал тутырып килгән тамашачы. Димәк, өлкә татар Конгрессы идеясе белән тормышка ашкан бу проект эшен уңышлы дәвам итә. Ә никүпмесе яшьләр? Димәк, яшь буынны кызыксындыра ала торган ниндидер көч бар монда”, – дип ихластан үзенең хисләре белән уртаклашты үзе дә 2011 елда бәйгедә катнашып, “Татар радиосы” гүзәле” исемен алу бәхетенә ирешкән, 4 ел буе шул радиода эшләүче Гүзәлия Хәмидуллина.

Дөрестән дә, үзем аралашканга карап та, “Ямал-Дуслык” лагерында татар теленнән дәресләр биргән Наисә Гайнельянова әйтүе буенча да, быел тел ягына игътибар бермә-бер арткан, татарча сөйләшүчеләр чагыштырмача күбрәк. Бәйгеләрнең алдагы еллардагы финалчылары да татарлык турында аңлап, ислам диненең әһәмиятенә төшенеп, матур гаиләләр коралар һәм балалары белән татар телендә сөйләшәләр.

“Себер йолдызы – 2012”, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азалия Габдрәхимова татар балаларында милли әдәбиятка мәхәббәт уята: “Халкыбызның үсеше өчен аның киләчәген тәрбиялим һәм аларга белем бирәм, – ди ул. – Татар теле укытучысы буларак, укучыларымда милли үзаң уяту максатыннан халкымның үткән юлына, бәйрәм-йолаларына, гореф-гадәтләренә мөрәҗәгать итәм. Дәресләремдә белем бирү белән беррәттән әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куям. Балалар үзләрен кеше итеп тойсыннар өчен, аларда милли горурлык, туган иленә, туган теленә мәхәббәт хисе тәрбияләүдә эшлим”.

“Татар егете” финалчысы булган, инженер һөнәрен алса да, күңеле тарткан эшенә – Төмән шәһәре мәдәният үзәгенә килгән, хәзер яшьләрнең дә әйдәүчесе Сәет Тузмәхәммәтов, эштән соң биергә өйрәтүче Руслан Бабшанов, “Татар радиосы Төмән” алып баручылары Зөлфия Әминова (Алеева), Гүзәлия Хәмидуллина, Илсөяр Речапова, Розалия Әминова, “Айкрафт Оптика” кибетләре хуҗасы Данил Янбердин һәм башка бик күпләре халкыбызның горурлыгы булып торалар.

Бөтендөнья татар Конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев бәйгенең тагын бер әһәмиятле өлешенә игътибар итте: “Бигрәк тә үзараларында татар гаиләләре барлыкка килүе гаҗәпләндерде. Милләтебезнең нигез ташы, бөтен эшләребезнең нәтиҗәсе дә – шул татар гаиләсе. “Бездә ятим бала юк” проекты да бөтен Россия күләмендә күтәреп чыгарлык. Татарның ятим баласы булмаган. Боларның барысын да бергә туплагач, Төмән өлкәсендә яшьләр, урта буын катнашында милли хәрәкәт, үсеш, татар элитасы формалашуы бара, дип әйтә алабыз. Боларны бөтен татар дөньясына да үрнәк итеп куярлык, алар турында мәгълүмат формасында булса да башкаларга җиткерә алсак иде”, – диде ул.

Бөтенрусия “Татар кызы” бәйгесе кураторы Рената Байтимирова: “Бәйгеләрне беренче генә күрүем. Шулкадәр күп, искитмәле эш башкарылган, яхшы итеп оештырылган. Оештыручыларга зур рәхмәт. Мин дә Ренат Фәйзуллинны яратып калган идем, тамашачы да аны ошаткан икән. Быел “Татар кызы-2015” Чиләбе шәһәрендә үтәчәк. Рәхим итегез”, – дип тирән эчтәлекле, алга карашлы бәйгеләрнең югары рухта үткәнлегенә басым ясады.

Татарстан һәм Россия халык артисты Ренат Ибраһимов, илебезнең танылган яучысы Роза Сябитова, өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров һәм башка күренекле шәхесләрдән торган жюри тантаналы рәвештә “Себер йолдызы-2015” исемен Анжела Әбдрәшитовага бирде, “Татар егете-2015” итеп Дамир Тимкановны билгеләде. Алар 250 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр. Алар әле “Туган тел” һәм “Креатив егет” номинацияләре дипломнарын да алдылар.

Башкалар да бүләксез калмадылар. Номинацияләр түбәндәгечә бүленде:

  • Ринат Фәйзуллин – “Татар радиосы”нда СМС тавыш бирүдә иң күп тавыш җыючы, “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы егет”, “Позитив егет”.
  • Ирина Зарипова – “Татар радиосы” гүзәле, “Актив кыз”.
  • Вадим Байдашев – “Онлайн тавыш бирүдә иң күп балл җыйган егет”, “Мөлаем егет”.
  • Надия Нәбиева – “Онлайн тавыш бирүдә иң күп балл җыйган кыз”, “Артистлык осталыгына ия кыз”.
  • Азиза Дәүләтшина – “Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз”, “Позитив кыз”.
  • Ирина Хәбибрахманова – “Нәфис кыз”.
  • Алинә Рябикова – “Иҗади кыз”.
  • Илсур Зыялдинов – “Иҗади егет”.
  • Вадим Кәбиров – “Бай рухлы егет”.
  • Маргарита Калиева – “Тыйнак кыз”.
  • Рөстәм Хәкимҗанов – “Нык ихтыяр көчле егет”.
  • Эмиль Юсупов – “Актив егет”.
  • Гөлнур ВӘЛИЕВА, Төмән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*