tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себердә татар әдәбияты, татар мәдәнияте көннәрен ничек үткәрәчәкләр?
Себердә татар әдәбияты, татар мәдәнияте көннәрен ничек үткәрәчәкләр?

Себердә татар әдәбияты, татар мәдәнияте көннәрен ничек үткәрәчәкләр?

Себердә бу атнаның ял көнендә милләттәшләребез татар әдәбияты, татар мәдәнияте көннәрен ничек үткәрергә җыена?

– Сургутта Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан оештырылган ачык дәрес;

– Мегионда “Болгар”иҗтимагый татар – башкорт оешмасы “Гаилә кыйммәтләре” дип исемләнгән зур концерт оештыра;

– Нижневартовск, Когалым шәһәрләрендә Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле(Казан) халкыбызның мәдәнияты-сәнгате белән таныштырачак.

Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәренең төп максаты – Себер төбәгендә яшәгән милләттәшләрне берләштерү. Халкыбызның туган телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләсенең торышын ачыклау, тирә-як шәһәрләрдә гомер кичерүче милләттәшләребездә татар теленә хөрмәт тәрбияләү, башка милләтләрне татар халкының бүгенге көнгә кадәр мирас булып килгән мәдәнияты-сәнгате, халык моңнары белән таныштыру. Әлеге чарага Казаннан да зур кунаклар көтелә.

Сургутның татар милли-мәдәни мохтарияте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*