tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себердә татар яшьләре фестивалендә социаль челтәрләрдә аккаунтлар үстерү буенча мастер класслар үтәчәк
Себердә татар яшьләре фестивалендә социаль челтәрләрдә аккаунтлар үстерү буенча мастер класслар үтәчәк

Себердә татар яшьләре фестивалендә социаль челтәрләрдә аккаунтлар үстерү буенча мастер класслар үтәчәк

27-30 сентябрь көннәрендә Бердск шәһәренең “Зәңгәр күл” ял итү базасында Себер татар яшьләре үтәчәк. Татар мөхитле, милли мәдәни программага бай булган һәм төрле мастер класслар, дәресләр белән алып барыла торган әлеге фестиваль һәр елны үтә. Җыенда катнашучы яшьләр Себер төбәгендәге татар яшьләренең чыгышларын да күрә алачак.

Фестиваль Себер, Казахстан һәм Үзәк Россия яшьләрен берләштерә. Биредә яшьләр таныша, татарча аралаша, дуслык һәм хезмәттәшлек элемтәләре урнаштыра.

Себердә татар яшьләре фестивале кысаларында  «Танышу кичәсе», дуслашу өчен уеннар, актерлык сәнгате, татар биюләре, кулинария, татар теле дәресләре, вокал, тарих буенча лекция-дискуссия, дин буенча мәгълүмати блок, социаль челтәрләрдә аккаунтлар үстерү, икътисад буенча мастер-класслар, “Серле дус”, ШТК, ТАТ-квиз, “Мисс һәм мистер Себер татар яшьләре форумы”, спорт чаралары, “Чад татарлары” милли музей комплексына экскурсияләр үтәчәк. Шулай ук дискотека, флэшмоб, гала-концерт узачак.

Фестивальдә татар сәнгать коллективлары, музыкантлар, ШТК командасы, журналистлар, спортсменнар, рәссамнар, Россия һәм Казахстаннан килгән шәһәрләрдән килгән актив яшьләр катнаша.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*