tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себердә яңа китап дөнья күрде
Себердә яңа китап дөнья күрде

Себердә яңа китап дөнья күрде

Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогика фәннәре кандидаты, доцент Клим Солтан улы Садыйковның “Эволюция диалектов сибирских татар: XVIII  век – начало XXI  века” дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Авторның бу тугызынчы китабы.

К.С.Садыйковның яңа китап-монографиясендә себер татарларының этногенезы, этнонимы, XVIII – XIX  гасырларда телнең эволюцион үзгәрешләре, тарихы тикшерелә. Автор себер татарлары телен өйрәнүгә зур өлеш керткән И.Гиганов, Н.Атнометов, В.Радлов, Д.Тумашева, Г.Ахатов, Х.Алишина һ.б. эшчәнлегенә дә тукталып китә.

Галим фәнни хезмәтендә себер татарларының тел үзенчәлекләрен төрки телләрдән башкорт, кумык, каракалпак, алтай, ногай телләре белән чагыштырып күрсәтә, фәнни эзләнүләр нигезендә тупланган мәгълүматлар белән укучыларын таныштыра.

Галим бүгенге көндә себер татар телен үстерү, саклау проблемаларын да күтәрә. Себер татарларының 3 диалектына характеристика бирә. Диалектлар эчендәге сөйләшләрне күрсәтеп китә. Тобол-Иртыш диалектының 5 сөйләше (Төмән, Тобол, Сазъяк, Тевриз, Тара), Бараба диалекты, Том диалектының 2 сөйләше ( Эушта-чат, Калмак) үзенчәлекләрен ачыклый, охшашлык һәм аермаларына туктала.

Йомгаклау өлешендә себер татарлары телендә ХХ гасырда барлыкка килгән эволюцион үзгәрешләр, телне өйрәнү һәм саклау турында кайгыртучанлык чагылыш таба.

Китап-монографиягә 178 хезмәттән торган библиография, 9 өстәмә материал (приложение) теркәлгән.

Китап укытучыларга, укучыларга, студентларга, себер татар теле, төрки телләр белән кызыксынучы шәхесләргә адресланган.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*