tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәгыйть Сагитов” китабы дөнья күрде
“Сәгыйть Сагитов” китабы дөнья күрде

“Сәгыйть Сагитов” китабы дөнья күрде

Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина авторлыгында әзерләнә торган “Күренекле шәхесләр” сериясенә тагын бер китап өстәлде. Бу китапның герое җирле шагыйребез Сәгыйт Сагитов..

11 апрель көнне Төмән татар мәдәният үзәгендә аны туганнары, авылдашлары, дуслары, каләмдәшләре игътибарына тәкъдим итте.

Китапның 144 битендә Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче шагыйрь, публицист, әдәби тәнкыйтьче, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе җитәкчесе, РФ журналистлар берлеге әгъзасы, газ промышленностеның мактаулы хезмәткәре Сәгыйт Сагитов автобиографиясе, аның иҗатына бәяләмәләр, аңа багышланган шигырьләр, үзенең татар һәм рус телләрендәге шигырьләре, юморескасы урын алган. Китапны төсле фоторәсемнәр бизи. Җыентык өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров матди ярдәмендә дөнья күрде, автор аңа чикесез рәхмәтен юллый. Әзерлек эшендә “Яңарыш” газетасы редакциясе дә үз өлешен кертте.

Кичәдә Нурулла Гарифулла улы да катнашты, олы шәхеснең шундый күркәм кешеләр, үзенең лаеклы нефть-газ өлкәсендәге хезмәт еллары турында язган китабын бастыруга ярдәм итми кала алмадым, диде ул. Өлкә татар Конгрессы һәм Бөтендөнья татар Конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән Сәгыйт Дилмөхәммәд улын тәбрикләп үтте.

Кунаклар видеоязма аша авторның тормыш юлы белән таныштылар. Чыгышларда өлкә хакимиятендә начальник булып эшләгән тормыш иптәше Нурания ханым белән уллары Илшат, кызлары Эльмираны тәрбияләп үстерүләре, авылда үрнәк гаилә булып торуларын аңладык. Һәркем Сәгыйт абыйга чиксез хөрмәтен белдереп, җылы теләкләрен җиткерде. “Яңарыш” газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова аның редакция каршында 15 еллап эшләп килгән “Әдәби Төмән” берләшмәсенең алыштыргысыз бер әгъзасы, хәзер инде җитәкчесе булуын әйтеп китте, кешене тыңлый белүе, интеллегентлыгы, зыялы, белемле булуына басым ясады.

Сайтыбызда бер чыгыш белән таныштырып китик:

“Бүген монда шагыйрьләр, Сәгыйт иҗатын яратучылар җыелганнар,- дип башлады сүзен авторның якташы Майшәкәр Фәйзуллина. – Мин соңгы вакытта Марсель Галиевның “Рух” дигән әдәби-нәфис басмасын укыдым. Ул  шагыйрь турында “Сүз рухы” бүлегендә болай дигән (исемдә калганча гына әйтәм): “Шагыйрь – күк белән җир арадашчысы, шагыйрьгә сүзнең колы булу бәхете бирелгән. Аның кылычы – зиһен, угы – каләм, алыш мәйданы – кәгазь кыры. Шул ак кәгазьгә йөрәгендә булган уй-борчуларын язар өчен сүз кирәк. Сүз рухы һәркемгә бирелмәгән. Аллаһы Тәгалә аны шагыйрьгә генә бирә. Ул сүзләр күктәге йолдызлар чаклы: әнкә сүзе, әчкелтем сүзләр, тәмле сүзләр, чәнечкеле сүзләр, бабам, әткәм сүзләре, мосафир сүзе, дини сүзләр, гашыйкларның тылсымлы сүзләре һ.б. Бусүзләрне ишетер, аңлар өчен күңел колагы булу кирәк”.

Безнең Сәгыйтебезнең күңел колагы яхшы эшли, әйбәт аңлый. Ул шул сүзләрне эзләп йөрүче.Үзенең шигырендә Сәгыйт болай ди:

“Мин сүз эзләүче, мин мосафир,
Халык сүзе – миңа шифа су.
Ишетми калсам бер яңа фикер,
Үткән көнем була ямансу”.

Ул шигырьләрендә сүзләрне урынлы куллана, табигатебезгә соклана, әти-әнисен хөрмәт итә белә, татар милләтенең киләчәге турында уйлана, туган ягына, авылына мәхәббәтен күрсәтә. Һәр шигыре авыл, аның халкы турында. Ничек аны яратмаска, шигырьләрен укымаска?

Безнең авыл күренекле шәхесләргә бик бай. Аларның исемлеген тулыландырган үзебезнең шагыйребез дә бар. Сәгыйт Сагитов – безнең горурлыгыбыз. Ул эшчән, кешелекле, кешегә яхшылык кылып, үзенә савап алу турында уйлана торган олы җанлы кеше, тыйнак, сабыр.Ул авыл халкына үрнәк булып торган зур күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әнисе Рәшидә әбә сабыр холыклы, эш сөючән, кешелекле, тыйнак, әйтер сүзен уйлап сөйли торган, җыр-моң яратучы, динле чын татар хатыны иде. Ә әтисе Дилмөхәммәд әкә – авылыбызның беренче тракторчысы, сугыш ветераны, шаян-шук кеше иде. Балаларын да шулай үстерделәр. Сәгыйт бу җиргә тиккә килмәгән. Туган ягыбызны яратып язучы, туган җиребезнең, күлләребезнең, табигатебезнең, мәчетләребезнең матурлыгын мактап җырлаучы тургаебыз ул. Рәхмәт сиңа, без сине яратабыз, аңлыйбыз, горурланабыз. Тел коең саекмасын, корымасын. Саулык-сәламәтлек, иптәшең – булышчың Нурания белән гаилә бәхетендә озын-озак яшәвеңне телибез. Тагын да күп китаплар чыгарып безне шатландыр”.

Шундый мактау, хөрмәт сүзләре белән яңгыраган чыгышлар арасында Алтынгузиннар, Рәшидә Бакиева, оныгы Алинә автор шигырьләрен сөйләделәр, Җәгъфәр Касыймов, Сөнгать Бекенин аның шигырьләренә көй язып җырладылар. Тубылдан махсус котларга килгән “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле дә матур җырларын бүләк итте. Тубыл кунагы – шагыйрә Галия Абайдуллина С.Сагитовка багышланган шигырен укыды. Биючеләр дәртле биюләрен башкардылар.

Соңыннан һәркем авторның кул тамгасы белән китабын бүләк итеп алды.

Мул чәй өстәле артында да шигырьләр, җырлар яңгырады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*