tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәхнә остасына – 80 яшь!
Сәхнә остасына – 80 яшь!

Сәхнә остасына – 80 яшь!

Иске Кулаткы татар сәхнәсенең легендасы – җыр-моң, бию һәм нәфис сүз остасы Рушан Идият улы Ягудин шушы көннәрдә 80 яшьлек олуг юбилеен каршылады.

Районда культураны үстерүгә, татар халкының мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап калуга бәһасез өлеш керткән Рушан Идият улын гомер бәйрәме уңаеннан мәдәният йорты җитәкчеләре котладылар. Алар тынгысыз йөрәкле сәхнә остасына Халык театрында, “Чишмә” ансамблендә актив катнашуы өчен рәхмәт сүзләрен ирештерделәр. Безне – сәнгать осталарын алда яңа юллар, яңа җырлар, милли моңнарыбызны сөюче тамашачы белән яңа очрашулар көтә, маңгайлар сырланса да, йөрәк бер дә картаймый, диде Рушан ага, канәгатьлек хисе кичереп.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*