tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәидә Мөхәммәтҗанова: “«Созвездие-Йолдызлык» – ул гаилә”
Сәидә Мөхәммәтҗанова: “«Созвездие-Йолдызлык» – ул гаилә”

Сәидә Мөхәммәтҗанова: “«Созвездие-Йолдызлык» – ул гаилә”

Исеме: Сәидә Мөхәммәтҗанова

Туган көне: 12.01.2001

Туган җире: Казан

«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә яулаган җиңүчеләре: III дәрәҗә лауреат (2007, 2009), I дәрәҗә лауреат (2008), Гран-при (2014).

– Сәидә, «Созвездие-Йолдызлык» тормышыңа кайчан үтеп керде?

– Иң беренче тапкыр фестивальдә 5 яшемдә катнаштым. «Әнием» дигән җыр башкарып, III урын алдым. Һәм фестивальдә ел саен катнаша башладым. 6 яшемдә, мөнәҗәт башкарып, I урын яуладым. 14 яшемдә исә Гран-прига лаек булдым.

– Ә иң зур җиңүне нинди җыр алып килде?

– Миңа күбрәк халык җырлары ошый. Ул елны без «Су буйлап» җырын сайлаган идек. Татар халык җырының мелизматикасы Гран-при алуда роль уйнамый кламагандыр. Аннары ул чыгышым бик кызыклы булды. Минем исемне әйтеп, сәхнәгә чыгардылар, әмма техника киреләнде һәм аранжировка кабынмады. Бик озак кабынмады. Ә мин жюри каршында басып торам. Нидер әйтергә кирәк бит инде. Шул вакыт мин: «Әйдәгез. А-капельно башкарам?», – дидем. Дмитрий Александрович Туманов мине хуплап алды. Рәхәтләнеп җырлап чыктым! Музыкасыз башкарырга яратам мин. Ахырга кадәр тыңлап бетерделәр, бик ошаттылар. Югалып калмавыма да соклануларын белдерделәр.

– Иң истә калган бүләкләрне санап үт әле, Сәидә.

– Дипломнар бик зур булып хәтердә калган, кулларга сыймый иде (елмая). Статуэтка, диплом, медаль, чәчәк бәйләме тоткач, бүләкләрне ничек тотарга белми аптырый идек. Ә бүләкләр бик яхшы!  Беренче тапкыр катнашкан елны миңа тун бүләк иттеләр. Ул тунны рәхәтләнеп киеп йөрдем. Кечерәйгәч, сеңелләремә бирдем. Айпад та биргәннәре булды. Гран-при алган елны бриллиант кашлы алтын муенса бүләк иттеләр. Акчалата премия, йомшак уенчыклар, Крымдагы лагерьга юллама, клип төшерү мөмкинлеге – бүләкләрне саный китсәң, алар бик күп! Ә иң зур бүләк – Гран-при алучы кешенең исеме белән күктәге йолдызны  атыйлар. Ул йолдызның номеры, координаталары язылган сертификат өйдә тора, әлегә аны табып караганым юк. Тик күктә Сәидә йолдызы бар икәнен белеп яшәү дә күңелле (көлә).

– Сәидә, фестиваль сиңа дуслар да бүләк иткәндер?

Һәр ел саен катнашкангадыр, мин анда үземне өемдә кебек хис итә идем. Хәзер дә элемтәләрне югалтмадык. Бер-беребез өчен җан атып яшибез. «Созвездие-Йолдызлык» – ул гаилә. Ул бөтенләй башка иҗат дөньясы.

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*