tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була
Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була

Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була

VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының терлекчелек буенча дискуссион мәйданчыгында кызыклы чыгышлар яңгырады.

Игътибарыгызга Хәләл индустриясе милли ассоциациясе башкарма директоры Флюра Абдуллина чыгышы.

Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл була

Без барыбыз да диярлек үзебез авырый башлагач кына сәламәтлегебез турында кайгырта башлыйбыз.

Сүз дә юк, Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм әһәмиятле документлар кабул ителә, программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Ләкин белгечләр, мәктәп тәмамлаган яшүсмер егетләрнең 70–80 проценты хәрби хезмәткә яраксыз,диләр. Кайбер Яшьләр баштанаяк тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә,  наркоманга әверелә. Бу күңелсез саннарга һәм чирләргә яңалары — төрле психик авырулар һәм суицидлар өстәлде. Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр хәзергәчә шулай җимерелеп барса, милләт буларак сакланып калырбызмы, сәламәт җәмгыять төзи алырбызмы? Дәүләт тарафыннан кабул ителгән сәламәтлек программаларының фәнни-методик кыйммәтен танымый мөмкин түгел. Ләкин андый программалар төзеп, документлар, карарлар кабул итеп, планнар алып кына сәламәт яшәү рәвешенә ирешә алмавыбыз көннән-көн ачыграк күренә бара.

Балалар күп туа дип мактансак та, Россиядә демография кризисы дәвам итә. «Росстат» мәгълүматлары буенча, соңгы бер ел эчендә Россиядә халык якынча 363,5 меңгә кимегән. Россия кешенең гомер озынлыгы буенча дөньяда 158 нче урында тора. (Бездән артта Африка илләре генә.) Әйләнә-тирәнең тискәре тәэсире, җәмгыятьнең икътисадый хәле кискенләшү сәламәтлек начарлануның төп сәбәпләре булып тора. Әмма, болар белән беррәттән, сәламәтләндерү чараларының нидән гыйбарәт булуын белеп бетермәү дә сәламәтлеккә зур зыян китерергә мөмкин. Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим. Шундый мөмкинлек — сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы.

Әгәр ислам кануннары үсеп килүче буынга сәламәтлек чыганагы буларак тәкъдим ителсә һәм аңлатылса, Коръән аятьләренә ышандырырлык төпле дәлилләр күрсәтелсә,  тәрбиянең яңа формалары туар, сәламәт яшәү рәвеше турында яңа фикерләр, күзаллаулар барлыкка килер, дип саныйм. Еш кына исламны намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләр белән тиңләштерәләр. Билгеле, динебезнең баганасы булган бу гамәлләрдән башка кешене мөселман дип исәпләп булмый. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый.

Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар, Аллаһтан курку бар. «Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәр (с.г.в.). — Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән, биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы  ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә.

Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда менә нәрсәләр әйткән:

  • Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.
  • Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.
  • Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.
  • Артык туйганчы ашамагыз.
  • Ашаган арада суны күп эчмәгез.
  • Ялгыз гына ашамагыз.
  • Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.
  • Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез. Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә — аш, икенче өлешенә — су, өченче өлешенә — һава. «Кайсы дәва яхшырак?» — дигән сорауга табиблар да: «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау», — дип җавап бирә. «Пәрдә» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллах исраф кылучыларны яратмый», — ди.

Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф — хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», — ди. Ризык аксымга, витаминнарга, минералларга я, киресенчә,   химикатларга бай булырга мөмкин. Ризык файдалы булсын өчен, ул чиста булырга тиеш. Коръәндә бу күп тапкыр кабатлана. «Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыкларны ашагыз һәм үзегез ышанган Аллаһыдан куркыгыз», — ди. («Аш яулыгы» сүрәсе, 88 нче аять).

Революциягә кадәр татар халкының туклануы югары культуралы булган. Бигрәк тә авылларда җанга да, тәнгә дә зыянлы әйберләр ашамаганнар. Революциядән соң хәл үзгәрә. Динне бетерү нәтиҗәсендә хәләл ризык урынына хәрам көчәя. Социализм вакытында татарларның өстәл түренә аракы белән дуңгыз казылыгы менеп утыра.   Мөхәммәд (с.г.в.): «Исертә торган эчемлекләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы», — дигән. Хәмернең хәрамлыгы — аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуында. «Әгәр берәү хәмер эчсә, иманы аны ташлап чыгар», — дигән хәдис бар. Димәк, аракы эчкән кеше — башка кешеләр өчен бәла-каза, куркыныч чыганагы.

Шуңа күрә ризыкның хәләллеген кайгырту ул — киләчәк буынны кайгырту дигән сүз. Сәламәт булсын өчен кеше дөрес тукланырга тиеш, дидек. Ләкин кеше аз хәрәкәтләнсә, ризык тулысынча үзләштерелми, организм шлаклар белән тула. Аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара. Халыкта: «Хәрәкәттә — бәрәкәт», дигән әйтем бар. Галимнәр: «Физик күнегүләр кешедә стресс халәтен юкка чыгара, артык авырлыктан коткара, йөрәк-кан тамырлары, шикәр авыруларын киметү чарасы булып тора», — ди.   Хәрәкәт җитмәү аркасында, кеше остеохондроз,  сколиоз,   симерү кебек чирләрдән җәфа чигә.

Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре «Сәламәтлекнең нигезендә намаз уку тора», дигән фикергә этәрә. Баш мие эшчәнлеген җиргә иелү нәтиҗәсендә яхшыртырга була. Күп мәртәбә иелү, ягъни Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән сәҗдә кылу нәтиҗәсендә баш миенең кан тамырлары ныгый һәм тыгызлана. «Сәҗдәгә төшү генә дә йөздән артык чирдән арынырга ярдәм итә», дип белдерә гомумсәламәтләндерү үзәкләре. Кеше организмында 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә.  Диндә башка төр физик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә.

Мәсәлән: «Берегезнең бау алып тауга барып утын җыюы, шуны китереп сатуы һәм шуннан сәдака бирүе кешеләрдән соранып йөрүгә караганда хәерлерәктер». Рәсүлүллаһ бу хәдистә кул көче белән эшләп ашарга чакыра. Үз хезмәтең белән гаиләңне туйдыру — иң күркәм эшләрнең берсе. Дөньяда иң ләззәтле икмәк — адәм баласының үз кәсебе, үз кул көче белән табылган һәм маңгай тирләрен агызып кулга кергән икмәктер.

Хезмәт белән бергә ял итү — урман-болыннарга чыгу, төрле уеннар уйнау — Аллаһы Тәгаләгә сөекле булган гамәлләр. Мөхәммәд (с.г.в.): «Күңел ачыгыз һәм уйнагыз, минем диндәшләремнең кәефе начар булу миңа бер дә ошамый», — дигән. Физик күнегүләр ярдәмендә кеше стресстан, симерүдән котыла, иммунитетын ныгыта.

Сәламәтлек турында сөйләгәндә ураза турында әйтми калу мөмкин түгел. Чөнки хәзер киң таралган авыруларның кайберләрен ураза тоту белән дәвалыйлар.   Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!» — дип, юкка гына әйтмәгән шул. Бүгенге икътисадый тотрыксызлык,   кешене даими психик киеренкелектә, стресс халәтендә яшәтә. Ә стресслар бик күп чирнең килеп чыгуына сәбәп булып тора. Стресс яман шеш күзәнәкләре үсүенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, стресс йөрәк-кан тамыры авыруларына, диабет, инсультка китерә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Артыгын борчылу — гөнаһ!» — дигән хәдисен истән чыгармаска кирәк. Ни өченме? Азрак борчылу — битараф булмау. Кайгы-хәсрәткә бирелү — аерым бер рухи өлеш кенә. Чамасыз шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле, ягъни нинди генә стресс булмасын, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Шуңа күрә һәрчак үзеңнең психикаңны тотрыклы тотарга өйрәнергә кирәк,ди белгечләр.

Фикеремнең ахырында шуны әйтәсем килә, Беренчедән Хәләл ризык җитештерүегез өчен рәхмәт, Кешелек дөньясын сәламәт яшәтергә тырышасыз. Минем мөмкинчелегем булса, Хәләл ризык җитештерүчеләр өчен аерым программа кабул итеп, аларны кайбер салымнардан азат итәр идем. Моңың белән бергә сәүдә киштәләрендә хәдәл ризыкның бәяләре дә төшенкерәк булыр иде. Халык хәләл ризык белән генә тукланыр иде.

Бер белдерү- һәр ел саен Рамазан аеның соңгы көнендә Хәләл И.Парк җирлегендә (Балтачта) хәләл ярминкә уздырыла. Эшкуарларга бушка мәйдан бирелә.Килегез катнашыгыз, аралашып хезмәттәшлек итегез.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*