tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәләт” IV Халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла
“Сәләт” IV Халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла

“Сәләт” IV Халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла

7-12 июль көннәрендә Алексеевск районында урнашкан “Биләр” тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә “Сәләт” IV халыкара яшьләр уку-укыту форумы уздырыла. Анда фән олимпиадаларында, төрле иҗади конкурсларда, спорт ярышларында катнашып уңышка ирешкән 12-17 яшьләрдәге 5 меңгә якын сәлкеш (сәләтле кеше аларда шулай йөртелә – ред.) катнашыр дип көтелә.

Уку-укыту программасы кысаларында төрле юнәлештәге мастер-класслар, тренинглар оештыру, күренекле галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән кызыклы очрашулар уздыру каралган.

Быел да форумга ТРның югары җитәкчелеге килүе көтелә, дип хәбәр итә “Сәләт” медиаүзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*