tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер  «АК КАЛФАГЫ» Азнакайда
Сембер  «АК КАЛФАГЫ» Азнакайда

Сембер  «АК КАЛФАГЫ» Азнакайда

Бөтенроссия  “Ак калфак” татар хатын-кызлары  оешмасының төбәкләрдәге бүлекчәләре җәйге ял вакытлары булса да, иҗтимагый эшчәнлек белән шөгылләнүне туктатмыйлар. Алар һәртөрле очрашулар, тәрбия дәресләре, сабантуйлар  уздыралар, урыннарда сабыйлар өчен җәйге лагерьлар оештыралар. Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” кызлары исә шушы көннәрдә генә Татарстанның Азнакай районында булып бу якларга гына хас булган милли ризык әзерләү серләре белән таныштылар, аларның йола бәйрәмнәрен карадылар, ә күрешү азагында ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешүне дә имзаладылар.

Сембер кызларының күрше төбәкләргә чыгып шундый очрашулар, остаханәләр уздыруы һәм килешүләр төзүе беренче тапкыр гына түгел, әлбәттә. Әлегә чаклы мондый чаралар Чувашия, Мордовия республикалары, Татарстанның Апас,Тәтеш,Чүпрәле районнары белән дә оештырылган иде. Ә бүген семберлеләр 500 чакрым юл узып матур табигатьле  кунакчыл Азнакай якларында.

Ике төбәкнең иң актив хатын-кызлары беренче эш итеп, Азнакайның чишмә буендагы аланлыкта түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырдылар. Анда сүз башлыча, бүгенге заман шартларында татар гаиләсендәге тәрбия, ана телен укытуда гаиләнең роле хакында барды. Ә Азнакайның бу уңайдан башкалар белән уртаклашыр яңа эш формалары һәм кызыклы проектлары байтак.

  Ульяновск һәм Азнакай зыялы ханымнарының уртак сөйләшүе ике төбәк арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза кую белән тәмамланды. Ә очрашуның рәсми өлеше беткәч табын түре җыр-моңга бирелде.

Көн кичкә алышкач, Сембер кызларын Азнакайның данлыклы Чатыр тавына да алып менделәр. Бу чынлап та, гаҗәеп матур һәм сокландыргыч урыннар. Татарстанның иң биек ноктасы 334,5 метрны тәшкил итә. Моннан районның барлык авыллары да уч төбендәге сыман ук булмаса да, бик яхшы күренеп тора.

Ә аннан соң кызлар җыелышып Азнкайның җиләкле аланнарына, тау битләренә юл алды. Чыннан да, ничә ел яшәп бу чаклы да күп һәм эре җиләкле урыннарны күргән юк иде. Бөек Тукаебыз әйтмешли, “…күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк.”

Икенче көнне Ульяновск кунаклары кабат Чатыртауга килеп, монда 2009 нчы елдан бирле уздырылучы төрки халыкларның Чатыр тау фестивалендә катнаштылар. Тау итәгендә төрки халыкларның мәдәниятен, милли ризыкларын һәм гореф-гадәтләрен күрсәтүче утарлар эшләп тора. Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк! Татарларның һәртөрле сувенерлары, милли киемнәре , бизәнү әйберләре сатылучы урыннанрда  хатын-кыз чират торып бүләк ала. Теләгән кеше сәхнәдә үзешчән сәнгать осталары чыгышын карый.

Сәхнә белән янәшәдәге мәйданның бер почмагында Азнакайның танылган аш-су остасы Фәридә апа Шәйдуллина бу якларга гына хас булган чәкчәк пешерү серләре белән таныштыра.

Кызларның әйтүенә караганда, Азнакай чәкчәкләре Казан ягыныкылардан нык аерыла. Ул формасы белән генә түгел, камыры белән дә үзгәчә.

Ә менә биредә килгән кунакларны кайнар коймак белән сыйлыйлар. Бу көнне Азнакай кызлары  төргезгән учак-мичкә  игътибар итми китүче сирәк булгандыр. Алар яңа киселгән имән агачына учак ягып әйтеп бетергесез тәмле коймак пешерәләр.

Гомумән, бу көнне без Азнакайда байтак кызыклы әйберләр күрдек, бу якларда гына әзерләнә торган бик күп тәмле ризыкларны авыз иттек. Ә киләсе елга азнакайлылар үзләре дә борынгы Сембер төбәгенә килергә вәгъдә иттеләр. Тормышның бөтен матурлыгы һәм күркәм яшәүнең төп мәгънәсе дә үзара аралашып, кунакларга йөрешеп яшәүдә бит.

Татарстанның Азнакай районыннан
Рамис Сафин.  

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*