tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембер мөслимәләре Иделдә
Сембер мөслимәләре Иделдә

Сембер мөслимәләре Иделдә

“Катнаш никахларны булдырмас өчен гаиләдә милли тәрбияне  сабый чактан ук башларга һәм балаларны кече яшьтән үк татар чараларына күбрәк йөртергә кирәк!”. Ульяновск  өлкәсе татар хатын-кызларының зур җыенында катнашучылар әнә шундый фикерләрне әйттеләр. Күпләре үз язмышларында булган  тормыш сабаклары, ялгышлары хакында да сөйләде.

Шулай гадәткә кергән инде, җәйнең матур бер көнендә алар-Сембернең иң актив хатын-кызлары һәм милли хәрәкәт активистлары Идел буйлап теплоходта сәяхәткә чыгалар. Билгеле, мондый җыеннарда алар җырлап-биеп, кәеф-сафа корып кына утырмый. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен милли йолаларны саклау, егет-кызларны таныштырып аларны гаиләле итү, ата-аналарны иң борчыган нәрсәләр.

Теплоходка утырып Идел өстенә чыкканчы мөслимәләр елга порты залында күпләрне уйландырырлык очрашу-сөйләшү уздырдылар. Быел кунакка Казанның данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимәсе, дин, әхлак һәм татар тарихы турындагы байтак китаплар авторы Флюра ханым Ханнанова чакырулы иде.

Флюра ханым Исламда кешелек кыйммәтләре, борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты, Коръән серләре хакында мавыктыргыч итеп бәян итте. Казан кунагының уйландырырлык чыгышыннан соң сорауларның  күп булуы бер дә гаҗәп түгел иде.

Очрашуда катнашучы ак яулыклы әбиләр, тормыш тәҗрибәсе туплаган әниләр һәрберсе дә күңелләрендә йөргән, үзләрен борчыган фикерләрне әйтеп   гомер юлында булган ялгышлардан сабак алырга һәм мондый очрашуларны  ешрак уздырырга  чакырдылар.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*