enrutat
Баш бит /   Сембер татар   язучыларының III   Форумы
  Сембер татар   язучыларының III   Форумы

  Сембер татар   язучыларының III   Форумы

 «Каурый  каләм эзеннән…». Ульяновск  шәһәренең татар мәдәният үзәгендә татар язучыларының өченче өлкә  Форумы әнә шундый исем астында узды.  Ике елга бер тапкыр үткәрелүче быелгы җыенга  каләм ияләре генә түгел, ә  татар авылларындагы китапханәчеләр һәм татар теле укытучылары да чакырулы иде. Форумда Татарстан язучылар берлегеннән дә  зур делегация катнашты. Сембер язучылары җыенында сүз республикадан читтә гомер итүче авторларның китапларын Казанда бастыру, шулай ук Татарстан язучылар Берлегенә керү мәсьәләләре хакында да барды.

     Сембер язучыларының  форумы Сәхаб Урайскийның “Син кайтмадың” җыры белән очраклы гына башланып китмәде. Быел татарның танылган шагыйре, борынгы Сембер төбәгендә туган  Сәхаб Урайскийның 110 еллыгы. Шуңа күрә дә җыенны оештыручылар аны якташларының якты истәлегенә  багышлаганнар. Әлеге җырны башкарган Җәмилә Мифтахова үзе дә шигырьләр яза. Узган елны ул Ульяновск татар язучылары берләшмәсенә кабул ителде. Мәдәният институтын тәмамлаган Җәмилә матур шигырьләр язу өчен тәҗрибәле язучылар белән остаханәләр оештыру, аларның киңәшләрен алу да комачаулык итмәс иде ди. Хәер, мондый теләкне бу көнне башкалар да әйтте.

     Форум уза торган  мәдәният үзәге фойесына татар язучыларының култамгалары, ягъни автографлары язылган 100 гә якын китап куелган. Алар арасында бүген инде татар әдәбияты классиклары сафына кергән Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миннуллин китаплары да бар. Уникаль күргәзмәнең  китап киштәсендә дәүләт һәм җәмәгать  эшлеклеләре  Минтимер Шәймиев, Ринат Мөхәммәдиев, Разил Вәлиев, Роберт Миннуллин китапларын да күрергә һәм алар язган язулар белән танышырга була иде. Шәһәрнең 17 нче милли китапханәсендә татар китапларын 200 дән артык кеше алып укый, барысы да олы яшьтәгеләр. Балаларны күпкә тарту өчен китапханәчеләр мәктәпләргә чыгалар.  Ульяновск  татар язучылары берләшмәсе рәисе Равил Шәфигуллин исә, каләм тибрәтүчеләрнең арта баруын искәртте, ләкин мәктәпләрдә татар телен өйрәтүдәге бүгенге вәзгыять дәвам итсә, китап укучыларның саны алга таба күпкә кимиячәк, диде Татарстан язучылар Берлеле әгъзасы.   Форумда чыгыш ясаучыларның байтагы соңгы елларда  республикадан читтә яшәп иҗат итүчеләрдән Татарстан язучылар союзына алынучыларның да саны бермә-бер кимүе хакында сөйләделәр. Анда керер өчен зур сират күпере узып, Тукаебыз әйтмешли “җиде корбан чалырга кирәк”. Нинди генә киртәләр булмасын, Казанда байтак комиссия утырышларында каралып, иҗади лабораторияләрдә   тикшерелеп  семберле Шәфик Иматдинов Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде. Форумда аның таныклыгын шагыйрьгә тапшырдылар.

  Ульяновск өлкәсендә бүген каләм тибрәтүче 50 дән артык язучы исәпләнә. Җирле берләшмә кысаларыннан чыгып, Татарстан язучылар берлегенең бүлекчәсен ачу да көнүзәк мәсьәлә.

Билгеле, язучылар  арасында да төрлесе бар. Кемдер бик шома, матур тел белән яза, кемдер үзешчән дәрәҗәдә үзе һәм туганнары өчен генә иҗат белән шөгылләнә. Ләкин ни хикмәт, бүген акча табалган   кеше генә китап чыгара ала.

     Ике елга бер тапкыр уздырылучы “Каурый каләм эзеннән…” дип аталган Форумның азагында Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе язучылары  татар мәдәният үзәге каршындагы Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

         Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*