tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  “Сембер йолдызчыклары”            
 “Сембер йолдызчыклары”            

 “Сембер йолдызчыклары”            

Ульяновскида бөек татар композиторы Сара Садыйкованың 110 еллыгына багышлап  балалар иҗат фестиваль-конкурсы тәмамланды.  “Сембер  йолдызчыклары” дип аталган  бу бәйгедә өлкә   районнарыннан килгән 200 гә якын малайлар һәм кызлар үзләренең   үзешчән сәнгатьтәге осталыкларын күрсәтте.

Өлкәнең балалар өчен оештырыла торган  иң мәртәбәле бәйгеләренең берсе – “Сембер йолдызчыклары” фестивале уздырыла башлаганга быел 20 ел тулды. Дөрес, моңа кадәр ул “Сембер карлыгачлары” исеме астында уза иде. Шул вакыт эчендә әлеге ярышта өлкә   шәһәрләреннән һәм авыл-районнарыннан  меңнән артык малай-һәм кыз  зур сәхнәдә беренче тапкыр чыныгу алдылар. Алга таба барысы да сәнгать юлыннан китмәсәләр дә, байтагы үз язмышларын татар мәдәнияте   белән бәйләделәр. Ә бүген аларны яңа кешеләр һәм яңа исемнәр алыштырды.

image-14Төрле елларда “Сембер карлыгачлары” конкурсында катнашып лауреат һәм  дипломант  исемнәренә лаек булган Ләйсән Садыйкова, Рамил Айметдинов, Алия Шәрәфетдинова, Илүзә Вәлиулловалар Казанның   сәнгать уку йортларында белем алалар һәм Татарстанның танылган  сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясыйлар.  Оештыручыларның әйтүенә караганда, сәләтле балалар ел саен арта бара. Бүгенге бәйге моны тагын бер  кат раслады.

Алдагы еллардан аермалы буларак, быелгы бәйгедә төрле яшьтәге балалар ике номинациядә көч сынаштылар. Тагын шунысы да игътибарга лаек, балаларны  татар телендә аралаштыру һәм аларның сөйләм телен үстерү максатыннан быелгы ярышта җырчыларга өстенлек бирелде, ә бию номинациясе бәйгегә куелмады.

img_6331Жюри әгъзаларына өч сәгатьтән артык барган иҗади ярышның җиңүчеләрен билгеләү һәм төрле номинацияләрдә призлы урынны алучыларны ачыклау җиңел булмады. Чөнки “Сембер йолдызчыклары” бәйгесендә өлкәнең 18 районыннан 171 бала чыгыш ясады. “Вокал” номинациясендә  Гран-прига  Мәләкәс районыннан Гөлназ Сәхәбетдинова лаек булды, ә “Вокаль ансамбль”ләр арасында  Димитровградтан Фәния Хәлиуллова җитәкчелегендәге “Сандугач” төркеменә тиңнәр табылмады.

Гомумән, бу көнне сәхнәдә чыгыш ясаган бер генә бала да бүләксез китмәде, аларга  дипломнар белән бергә  бүләкләр  дә тапшырылды.

                                                                                     Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*