tatruen
Баш бит / Яңалыклар /   “СЕМБЕР ҖЫРЫ-2015”
  “СЕМБЕР ҖЫРЫ-2015”

  “СЕМБЕР ҖЫРЫ-2015”

Ульяновск шәһәрендә  “Сембер җыры-2015” татар халык иҗаты  конкурсы тәмамланды. Анда өлкә  шәһәрләреннән һәм авыл районнарыннан 23 үзешчән сәнгать остасы катнашты. Татар җыр сәнгатенә күбрәк яшьләрне җәлеп итү максатыннан, быелгы бәйгенең нигезләмәсе буенча анда катнашучыларның яше 28 дән артмаска тиеш иде.

Оештыручыларның  әйтүенә караганда, быел 25 нче тапкыр уздырылучы  өлкәнең иң мәртәбәле сәнгать бәйгесенең авыл һәм шәһәр районнарда үткән сайлап  алу турларында  ике йөздән артык егет һәм кыз катнашкан. Алар бер ай дәвамында гадәттәгечә өч номинациядә – ялгыз җырлау, ягъни вокал,  халык уен коралларында уйнау һәм вокаль ансамбль белән җырлауда көч сынашты.

Татар мәдәният үзәге хезмәткәре, жюри әгъзасы Рафаэль Мостафин белдергәнчә, авылларда гармунда уйнаучылар олы яшьтәгеләр генә  булса да, соңгы вакытта бу уен коралына яшьләр тартыла башлаган.

Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре районнарда узган сайлап алу турларында катнашучыларның беренче чиратта татар җырын матур итеп  җырлавына гына түгел, ә авазларның  һәм сүзләрнең дөрес әйтелешенә дә нык игътибар иттеләр.

Яңа Малыклы районында туып-үскән Руслан Әюпов моннан берничә ел элек “Сембер карлыгачлары” дигән өлкә балалар конкурсында катнашып җиңү яулаган була. Бүген ул Казан театр училищесының 3 нче курс студенты.   “Сембер җыры” конкурсының өченче номинациясендә катнашучылар тамашачылар һәм жюри хөкеменә халык уен коралларында эшләү сәләтләрен күрсәттеләр.

Димитровград шәһәрендәге татар мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Хөснетдинова үз мәктәбендә генә түгел, ә шәһәрдә уза торган бик күп концертларда чыгыш ясаучыларның берсе.

Алга китеп булса да әйтеп узарга кирәк, гала-концертка йомгак ясап җиңүчеләрнең исемнәрен атаганда,   “Сембер җыры” өлкә татар җыры конкурсының жюри рәисе, Россиянең  атказанган мәдәният хезмәткәре  Нурия Туркова башкаручыларга югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, аларның кайберләрен бүген үк зур сәхнәгә чыгарырга була.Шуларның берсе Барыш районнынан килгән Ринат Хәйруллин.

Менә ике сәгатьтән артык барган музыкаль бәйгенең йомгаклау мизгелләре якынлашты. Жюри шул вакыт  эчендә  23 башкаручының 50 гә якын музыкаль әсәрен тыңлады.

Жюри әгъзалары киңәшеп җиңүчеләрне ачыклау вакытында да озаклап  бәхәсләштеләр, катнашучыларның башкару осталыгына карап һәрберсенә тиешле бәяне бирергә һәм үз номинациясендә җиңүчене дөрес итеп ачыкларга тырыштылар.

Тормыш шулай корылган,  һәр  бәйгенең үз җиңүчесе һәм үз җанатары була. Жюри  рәисе барлык катнашучыларны да сәхнәгә чакырганда, аларның йөзләрендә генә түгел, атлап чыгуларында   каушау һәм йөзләрендә дулкынлануны күрү авыр түгел иде. Барлык дипломантларга  бүләкләрен һәм тапшырганнан соң,  жюри әгъзалары музыкаль бәйгенең гран-при иясе  итеп    Ринат Хәйруллинны игълан иттеләр. Хәзер ул Казанда узачак  “Татар моңы”  халыкара җыр конкурсында Ульяновск  өлкәсе өчен көч сынашачак.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*