tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сембер җыры -2017» өлкә бәйгесе
«Сембер җыры -2017» өлкә бәйгесе

«Сембер җыры -2017» өлкә бәйгесе

Ульяновск шәһәрендә  “Сембер җыры-2017” татар халык иҗаты  өлкә конкурсы тәмамланды. Анда өлкәнең  шәһәр  һәм авыл районнарында җиңеп чыккан  15 үзешчән сәнгать остасы катнашты. Татар җыр сәнгатенә күбрәк яшьләрне җәлеп итү максатыннан, быелгы бәйгенең нигезләмәсе буенча анда катнашучыларның яше 30 дан артмаска тиеш иде. Оештыручыларның өмете акланды-районнарда узган сайлап алу турларында гына да 200 дән артык егет һәм кыз катнашты.

Моннан 27 ел элек өлкә телевидениесендәге “Чишмә” тапшыруы һәм “Өмет” газетасы башлангычы белән оештырылган әлге иҗади бәйгене хәзер төбәкнең мәдәният министрлыгы үзе уздыра.  

Ульяновск өлкәсенең мәдәният һәм сәнгать министры вазыйфаларын башкаручы Марина Михееваны бигрәк тә бу конкурсның яшьләр өчен уздырылуы сөендерә. “Чөнки алар тарафыннан халык җырлары киләчәк буыннарга тапшырыла. Бу бик мөһим нәрсә.  Алга таба әлеге конкурсның географиясен дә киңәйтү кирәк булыр. Бәйгегә яңа яшь җырчыларны да тартырга  кирәк. Нинди генә яшьтәге башкаручы катнашаса да, ул халык традицияләрен дәвам итүче бит”, ди ул.

Бүген мәртәбәле сәхнәдә чыгыш ясаучылар бер ай дәвамында гадәттәгечә өч номинациядә – ялгыз җырлау, ягъни вокал,  халык уен коралларында уйнау һәм вокаль ансамбль белән җырлауда көч сынашты.  Ә бүген исә татар мәдәният үзәге сәхнәсендә  әнә шул  җырлы иләктән узганнар гына үз сәләтләрен өлкә тамашачыларына һәм  жюри хөкеменә тәкьдим итәчәкләр. Бәйгенең жюри әгъзасы, үзе дә байтак конкурсларда катнашып лауреат исеменә лаек булган  Илдар Рамазанов белдергәнчә,  быелгы ярышта егетләрнең күп булуы сөендерә.

Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре районнарда узган сайлап алу турларында катнашучыларның беренче чиратта татар җырын матур итеп  җырлавына гына түгел, ә авазларның  һәм сүзләрнең дөрес әйтелешенә дә нык игътибар иттеләр.

Иске Кулаткы районыннан килгән Фәнис  Абдуллин моннан берничә ел элек “Сембер карлыгачлары” дигән өлкә балалар конкурсында катнашып җиңү яулаган була. “Сембер җыры” конкурсының өченче номинациясендә катнашучылар тамашачылар һәм жюри хөкеменә халык уен коралларында эшләү сәләтләрен күрсәттеләр. Кызганычка каршы, бу номинациядә чыгыш ясаучы бер генә кеше булды. Ул Вешкайма районыннан килгән Рөстәм Камаев иде.

Ульяновск шәһәреннән Алинә Әсматуллова шәһәрдә генә түгел, өлкә районнарында уза торган бик күп концертларда чыгыш ясаучыларның берсе. Ул өлкәнең татар мәдәният үзәгендә эшләүче Татарстанның атказанган артисты Әлфия Рамазанова шәкерте.

Алга китеп булса да әйтеп узарга кирәк, гала-концертка йомгак ясап җиңүчеләрнең исемнәрен атаганда,   “Сембер җыры” өлкә татар җыры конкурсының жюри рәисе Җәмилә Мифтахова башкаручыларга югары бәя бирде. Аның сүзләренчә, аларның кайберләрен бүген үк зур сәхнәгә чыгарырга була.

Менә ике сәгатьтән артык барган музыкаль бәйгенең йомгаклау мизгелләре якынлашты. Жюри шул вакыт  эчендә   15  башкаручының 30 дан артык  музыкаль әсәрен тыңлады.

Бәйге шарты буенча һәр катнашучы 1 татар халык җыры һәм 1 композитор әсәсрен башкарырга тиеш иде.

Жюри әгъзалары киңәшеп җиңүчеләрне ачыклау вакытында да озаклап  бәхәсләштеләр, катнашучыларның башкару осталыгына карап һәрберсенә тиешле бәяне бирергә һәм үз номинациясендә җиңүчене дөрес итеп ачыкларга тырыштылар.

Тормыш шулай корылган,  һәр  бәйгенең үз җиңүчесе һәм үз җанатары була. Жюри  рәисе барлык катнашучыларны да сәхнәгә чакырганда, аларның йөзләрендә генә түгел, атлап чыгуларында   каушау һәм йөзләрендә дулкынлануны күрү авыр түгел иде. Барлык лауреатларга һәм  дипломантларга  бүләкләрне  һәм кубокларны  тапшырганнан соң,  жюри әгъзалары музыкаль бәйгенең гран-при иясе  итеп  Яңа Малыклы районыннан килгән Ринат Агаевны игълан иттеләр.

Хәзер Ринат Казанда узачак  “Татар моңы”  халыкара җыр конкурсында Ульяновск  өлкәсе өчен көч сынашачак.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*