tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сембердә өлкә Сабан туена бүләк җыйдылар
Сембердә өлкә Сабан туена бүләк җыйдылар

Сембердә өлкә Сабан туена бүләк җыйдылар

Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәтләре  соңгы елларда кабат яңартыла башлады. Бу аеруча да Сабантуйлар узган көннәрдә нык сизелә.

Ульяновск өлкәсенең татар авылларында милләттәшләребездән Сабантуй батырына, милли уеннарда катнашучыларга дип бүләк җыю традициягә кергән иде инде. Ә быел исә бу йола шәһәребездә дә искә төшерелде, яңартылды.

Татар мәдәният үзәге коллективы һәр “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы әгъзалары тырышлыгы белән әлеге чара Ульяновск шәһәренең татарлар күмәкләшеп яшәгән төньяк өлешендә узды.

Сөлгеләр белән бизәлгән атлар, милли киемнәрдән егетләр һәм кызлар, бала-чага җырлый-җырлый урам буйлап бүләк җыйдылар. Бу хәбәрне алдан ук ишеткән милләттәшләребез бүләкләрен күтәреп капка алдына ук чыкканнар иде. Алар бүләк җыючыларга затлы-затлы сөлгеләр, кулъяулыклар, тастымаллар, йомырка әзерләгәннәр. Нургали абый исә токымлы әтәчен дә кызганмады – Сабантуйда колга башына эләргә дип бүләк җыючыларга тапшырды.

Рузия ХӘЛИМОВА, 
Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*