tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Семберлеләр “Башваткыч” тапшыруында көч сынашты

ВИДЕО: Семберлеләр “Башваткыч” тапшыруында көч сынашты

Шушы көннәрдә “Башваткыч” тапшыруында Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе активистлары булып китте. Алар Ульяновск өлкәсенә багышланган махсус чыгарылышта катнашып төбәкнең милли тормышы, Сембер-Ульяновск тарихы һәм аннан чыккан танылган шәхесләр турындагы мәгълүматларны белү буенча ярышты.

Катнашучылар белгечлекләре буенча өчесе дә укытучы. Өчесе өч районнан. Мәләкәс районыннан килгән Гөлнәфис Сәхәбетдинова авыл мәдәният йортында да эшли, мәктәптә татар теле түгәрәген дә алып бара, районнның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасын да җитәкли.

Кроссвордтагы сораулар Ульяновск төбәге тарихына, гомумән, милләт тарихына, татар әдәбиятына багышланган иде.

Тапшыруны 30 һәм 31 гыйнвар көннәрендә “ТНВ Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларында карап булачак.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*