tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Семберлеләр Мәскәүдә ифтар уздырды
 Семберлеләр Мәскәүдә ифтар уздырды

 Семберлеләр Мәскәүдә ифтар уздырды

Бу көннәрдә Мәскәүнең “Тәүбә тавы”ндагы мемориаль мәчет янәшәсендәге “Рамазан шатры”нда  һәр кичне Ифтар мәҗлесләре уза. Әлеге изге мәҗлескә көн саен меңгә якын дин-кардәшебез килеп авыз ача. Шунысы игътибарга лаек,  аларны һәр көнне төрле милләт һәм төбәк вәкилләре үткәрә.  27 июнь көннеи андагы ифтарны Ульяновск татарлары оештырды.  Анда борынгы сембер төбәгендә гомер итүче һәм Ульяновскида туып, бүген Мәскәүдә яшәүче биш йөздән артык милләттәшебез катнашты.

Ике айга якын яңгыр күрмәгән семберлеләрне Мәскәү коеп яуган яңгыры белән каршы алды. Сәфәрдәгеләр моны да ходайдан бер бүләк итеп кабул иттеләр. Алга китеп булса да әйтик, Мәскәүдән кайтуның беренче төнендә үк Ульяновскиның үзендә дә коеп яңгыр яуды.

Ә сәфәргә килгәндә, семберлеләр  башкалага килеп төшүгә, 1997 нче елда  Мәскәү хөкүмәте белән Россиянең үзәк һәм Европа өлеше мөселманнарының диния назарәте  “Тәүбә тавы”нда, ягъни “Поклонная гора” да  төзелгән  мәчет заллары буйлап аларга экскурсия үткәрделәр. бу мәчеттә имам вазыйфаларын Ульяновскида туып-үскән Әскать Гыйматдинов алып бара. Ул якташларын мәчетнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды.

“Тәүбә тавы”нда мәчет белән янәшәдә тагын христианнарның чиркәвен һәм яһүдләрнең синагогасын да күрергә була. Әлеге гыйбадәтханәләр барысы да Бөек ватан сугышында шәһит киткәннәр истәлегенә төзелә.

Мәчет заллары белән танышканнан соң, семберлеләр бергәләр икенде намазына җыелды. Җыелды дим, чөнки бу вакытка инде Мәскәүдән генә түгел, ә  Санкт-Петербург, Рязань, Калиниград һәм Тольятти шәһәрләренннән дә чакырылган кунаклар килеп җитте.

Ифтар ашы  башланырга 1 сәгать кала 450 кеше сыйдырышлы чатырга мөселманнар килә башлады.

Бу көнне бирегә семберлеләр белән аралашырга, танышлары-дуслары белән очрашырга килүчеләр байтак иде. Мәҗлес өстәлләре артында без Оренбург якларыннан Гүзәл Кабанованы, Татарстанның Балык Бистәсеннән Мәдинә Хаҗиәхмәтованы, Ульянның  Кулаткы якларыннан Лилия Акҗегетоваларны очраттык. Бүген алар өчесе дә Мәскәүдә гомер итә.

Мәҗлеснең рәсми өлеше  зур экранда Ульяновск өлкәсенең икътисадый һәм  мәдәни тормышы турындагы презентацион фильм белән башланып китте. Аннан  мәҗлесне  оештыручыларның берсе, Ульяновск өлкәсенең “Сәдәка һәм зәкәт” хәйрия Фонды директоры Ренат Малләмов әле яңа гына оешкан Фондның эшчәнлеге белән  дә таныштырды.

Ифтар мәҗлесе бик матур узды.                                                      

Мәскәүнең “Тәүбә тавы”ннан Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*