tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәмәркандта яшәүче татарларны Сабан туе белән алман телендә тәбрикләгәннәр
Сәмәркандта яшәүче татарларны Сабан туе белән алман телендә тәбрикләгәннәр

Сәмәркандта яшәүче татарларны Сабан туе белән алман телендә тәбрикләгәннәр

Узган ялда Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Сабан туен бәйрәм иткән.

“Милли бәйрәм елдагыча шәһәрнең “Яшьлек” паркында уздырылды. Аны оештыруга Сәмәрканд хакимиятенең мәдәният һәм спорт эшләре буенча идарәсе ярдәм итте. Әлеге идарәнең башлыгы Рита Мәхмүтова үзе дә татар булганлыктан, Сабан туен үткәрүгә зур игътибар бирә”, – дип сөйләде әңгәмәдәш.

Бәйрәмдә авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, катыктан тәңкә эзләү, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату һәм башка традицион уеннар оештырылган. Сабан туе Ташкенттан килгән татар җырчылары – Татарстанның атказанган артисты Рәмзия Бикбулатова һәм яшь башкаручы Руслан Гайнанов чыгышлары белән үрелеп барган.

Әхмәт Сөбханкулов Сәмәркандта үзбәкләр, руслар, әрмәннәр, таҗиклар, поляклар, алманнар, азәрбайҗаннар, яһүдләр дә яшәвен искәртеп: “Әлеге милләт вәкилләре белән үзара дус гомер кичерәбез, милли бәйрәмнәргә йөрешәбез. Сабан туенда алар да кунак булды. Алман дусларыбыз сәхнәгә чыгып, безне бәйрәм белән алман телендә тәбрикләде хәтта”, – диде.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*