tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семейның татар сәнгать мәктәбе Аксакаллар һәм Укытучылар көнен бәйрәм итте
Семейның татар сәнгать мәктәбе Аксакаллар һәм Укытучылар көнен бәйрәм итте

Семейның татар сәнгать мәктәбе Аксакаллар һәм Укытучылар көнен бәйрәм итте

9 октябрьдә Казахстандагы Семейның татар сәнгать мәктәбенә пенсионерлар җыелды. Аларга багышлап Аксакаллар көне уздырылды. Педагогик коллектив исә алар белән бергә бераз соңлап булса да Укытучылар көнен бәйрәм итте.

Пенсиягә чыккан хезмәткәрләр, олы яшьтәге кешеләрне берләштергән “Истәлек” фольклор-этнографик ансамбльгә катнашучылар, башка чакырылган кунаклар хормейстер Имастуи Горовая җитәкләгән мәктәп профсоюз комитеты күрсәткән кадер-хөрмәтне югары бәяләделәр. Чәй табыны янындагы матур итеп сөйләшеп утырганнан соң аларның һәрберсенә азык-төлек, тәм-том салынган төргәкләр тапшырылды. Боларны мәктәп директоры урынбасары Рәшит Атнагулов кайгыртты.

Кунаклар татар сәнгать мәктәбе каршында хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмасын төзү тәкъдимен яңгыраттылар. Шунда ук 14 кешелек оешмага нигез дә салдылар. Бу оешмага теләгән кеше кереп катнаша ала дигән карар да кабул иттеләр.

“Мин дә сезнең рәтләрдә, кадерле кунаклар”, – дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Габдулхак Ахунҗанов. 7 октябрьдә ул пенсия яше – алтмыш өчен тутырды, шуңа да карамастан шәһәр мәгариф идарәсе карары белән Габдулхак әфәнде директорлыгын дәвам итә.

Виктория Купцова, авторның фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*