tatruen
Баш бит / Яңалыклар / СЕМИНАР-УКУЛАР ЗАМАНЧАЛЫК ТАЛӘПЛӘРЕН ҖИТКЕРДЕ
СЕМИНАР-УКУЛАР ЗАМАНЧАЛЫК ТАЛӘПЛӘРЕН ҖИТКЕРДЕ

СЕМИНАР-УКУЛАР ЗАМАНЧАЛЫК ТАЛӘПЛӘРЕН ҖИТКЕРДЕ

Казанда 27-28 ноябрьдә БТК һәм “Татмедиа” информация агентлыгы оештырган семинар-укулар узды. Аның темасы “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” Беренче кат яңа форматта уздырылган чарада профессионаллар белән беррәттән мәгълүмат чараларында даими чыгыш ясаучы һәвәскәр активистлар да катнашты.
Укуларда оперативлыкка һәм сыйфатка басым ясалды. Гыйлемнәрен күтәрүчеләрнең Конгресс Милли Шурасының киңәйтелгән утырышында, Шура җитәкчесе Васил Шәйхерәзиев белән махсус очрашуда катнашуы үзе генә дә бу укуларга никадәр зур игътибар һәм өмет багълануы турында сөйли.
Татарлыкны саклау буенча төбәкләрдә дәүләт һәм җәмәгать оешмалары тарафыннан күп эшләр башкарыла. Әмма милли мәгълүмат чараларының аларны яктыртып баруы канәгатьләнерлек түгел.
Яңа форматтагы семинар-укулар даими уздырылыр дигән фикер дә яңгырады. Чараның нәтиҗәләрен сайтларда һәм милли челтәр сәхифәләрендә бүген үк күрергә мөмкин инде.
Семинар-укуларда Оренбург өлкәсеннән
Ф.Гайсаров, Ф.Әбсәләмова, С.Әхмәтҗанова, М.Сәгъдиев катнаштылар.

Мансур СӘГЪДИЕВ, Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*