tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәрдәрия” ансамбле юбилеен билгеләп үтте
“Сәрдәрия” ансамбле юбилеен билгеләп үтте

“Сәрдәрия” ансамбле юбилеен билгеләп үтте

14 декабрьдә Сведлау өлкәсенең Түбән Сәргә районы Әрәкәй авылының данлыклы “Сәрдәрия” ансамбле үзенең 55 еллыгын тантаналы рәвештә бәйрәм итте. Без бу турыда алдан хәбәр иткән идек.

Бәйрәмгә барып кайткан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев сөйләвенчә, бәйрәм искиткеч матур үткән. Екатеринбургтан Урал татарлары конгрессы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина, район һәм округ хакимиятләре җитәкчеләре бик теләп авыл халкының чакыруын кабул иткән, бәйрәм чараларында катнашканнар.

Әрәкәй авылында 400 ләп кеше яши, шуларның йөздән артыгы ансамбльдә катнаша. Бәйрәм концертында да “авылның яртысы – сәхнәдә, яртысы залда утыра иде”, дип сөйли Марс әфәнде. Әрәкәй авылы бай мәдәни тормыш белән яши. Биредә Сәрдәрия Нигаматова исемендәге татар халык иҗаты төбәкара фестиваль үткәрелеп килә. Соңгысына РФ нең 6 төбәгеннән алтмыштан артык коллектив катнашкан.  Даими рәвештә милли бәйрәмнәр оештырыла, концертлар оештырыла.

Быел Әрәкәй авылында ана теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорларыны 3 нче төбәкара конференциясе дә үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*