tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәрдәрия” ансамбленең ике бишлесе
“Сәрдәрия” ансамбленең ике бишлесе

“Сәрдәрия” ансамбленең ике бишлесе

14 декабрьдә Свердлау өлкәсе Түбән Сәргә районы Әрәкәй авылында эшләп килүче “Сәрдәрия” ансамбле үзенең юбилеен бәйрәм итәргә җыена.

Ансамбльгә 55 ел тулуны билгеләү тантанасы авылның милли-мәдәни комплексында үтәчәк.

Әрәкәй авылы Урал якларында урнашкан борынгы татар авылы. 17 йөзгә караган урысча документлар аны зур авыл итеп күрсәтәләр. “Сәрдәрия” ансамблен узган гасырның 50 нче елларында бу авылга килен булып төшкән Сәрдәрия Нигаматова оештыра. Сәрдәрия ханым үзе вафат булса да, аның башлаган эше дәвам итә, чәчәк ата. Хәзер ансамбльнең репетицияләр, чыгышлар ясар өчен менә дигән биналары да бар. 2012 елда авылды милли-мәдәни комплекс бинасы төзелде. Авыл халкы бу эшне башкарып чыккан Салават Гөбәевкә рәхмәт укый. Ике катлы бинада 230 кеше сыешлы зал, бию-спорт залы, китапханә, музей, төрле түгәрәкләр бүлмәләре урнашкан.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән “Сәрдәрия” ансамблен котларга Башкарма комитеты рәисе урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукаев барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*