tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сердәшләр” ансамбле балаларга җыр-моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәтә
“Сердәшләр” ансамбле балаларга җыр-моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәтә

“Сердәшләр” ансамбле балаларга җыр-моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәтә

Календарьдә җәйнең соңгы ае. Әле күпләребез ялда. Ә менә Ханты-Манси автономияле округының Советский шәһәрендә яшәп ятучы милләттәшләребез туган якларына кайтып, рухи көч туплап, килү белән янәдән эшкә керешә дә башладылар, алга карата планнар төзеп, эшне балалар лагереннан, алар янына барып халкыбызның милли уеннары, аш-сулары, җырлары-моңнары белән таныштырудан башлап җибәрделәр. 8 август көнне Спиридонова Рита М. җитәкчелегендәге “Сердәшләр”ансамбле көн дәвамында балалар лагерында булып кайттылар.

-“Минем әле дә булса күңелем шул балалар янында, дип сүзен башлады әңгәмәдәшем, Советский шәһәрендә гөрләп эшләп килгән “Сердәшләр” ансамбле җитәкчесе Рита ханым Спиридонова. Әллә араларында татар балалары да булганлыктан, әллә катнаш гаиләләрдән туган татар балаларының безгә кушылырга тырышып, татар җырларын яратып тыңлаулары, татар бию көйләрен ишетүгә җилкенсенеп биеп китүләре күңлемә бигрәк үтеп керде. Бер минутка да үзләрен истән чыгара алмыйм. Елда шушы август вакытын билгеләп, бергәләп җыелып шушы лагерьга барабыз. Бу елны да безне балалар гына түгел, җитәкчеләр дә бик шатланып каршы алды. Без башта үзебезнең татар оешмасы турында сөйләдек. Аннан Татарстан Республикасы турында викторина оештырып алырга булдык.

Татарстан Республикасы кайда урнашкан, аның башкаласы, аның президенты, халкыбызның нинди милли ашларын барлау кебек сорауларга балалар җавап бирергә тырыштылар. Кунакка үзебездән күчтәнәч итеп җыр – бию, милли ашлар да алып барган идек. Шунысы безне гаҗәпкә калдырды, Вәсилә Фәттәхова башкаруындагы “Туган як” җырына балалар гына түгел, әйдәманнары да кушылып җырлады. Алар да без киләсен белгәч,безгә күчтәнәч итеп шушы җырны әзерләгәннәр икән. Җырдан соң биюгә күчтек. Без биегән арада безнең “Ак калфак” татар-хатын кызлары оешмасы җитәкчесе Гүзәлия Гатауллина татар курчаклары ясау, аларга милли киемнәр тегү буенча мастер класс-остаханә оештырып алды.

Ә Люция Галиәхмәтова кызларга яулык бәйләргә өйрәтте. Балалар шулкадәрем безнең татар кәләпүш-түбәтәйләрен, калфакларын яратып киеп карадылар. Истәлеккә фотосурэтсездә булмады. Ирле-хатынлы Винарис һәм Рәсилә Михайловлар балаларга милли уеннар уйнаттылар. Безнең уңган әби-апаларыбыз милли ризыклар белән дә сыйладылар. Балалар бу җылы очрашуда Казан турында,безнең татар халкы турында бик күп кызыклы мәгълүмәт алып калганнардыр диясе килә. Үсеп, мәктәпне тәмамлагач югары белем алырга Казанга бару теләкләрендә безгә әйттеләр. Бу очрашу күңелләрдә бик күп җылы тәэсирләр калдырды”-дип сөйләде үз әңгәмәсендә “Сердәшләр” татар – башкорт клубы җитәкчесе Рита Спиридонова.

Г. Фәтхулова,

ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*