tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергач радиосында: «Без бер халык…. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек!»
Сергач радиосында: «Без бер халык…. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек!»

Сергач радиосында: «Без бер халык…. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек!»

Милли Шура кабул иткән Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына булачак Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә мәрәҗәгате “91,4-Сергач” радиоканалында яңграды.

Мөрәҗәгать тулысынча эфирда татар һәм рус телендә чыкты. “Без бер халык…. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек!” йөрәккә үтеп кергән өндәүне нижгар татарлары, олысы –кечесе ишетте.

“Халык санын алу – милләтебез өчен мөһим вакыйга. Бу чарадан якта калу, татарлыгыбызны белгертмәү, җиңнәребезне төшереп эшләү – тарихыбыз һәм киләчәгебез алдында җинаятькә тиң. “Татар милли үзәге” ижтимагый оешмасы җанисәптә актив катнашырга җыена. Бу җаваплы чорда барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк. Эфирда чыккан мөрәҗәгать – информацион юнәлештә эшнең беренче, иң кирәкле адымнары”, – дип белгертте оешманың җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов.

Мөрәҗәгатьне Кави Нәҗми премиясе лауреаты Тәнзиля Паламарчук укый.

  • Белешмә. Татар радиоканалы “91,4-Сергач” эфирга “Татар милли үзәге” иҗтимагый оешма ярдәмендә чыга. Потенциаль аудиториясе кырык мең кеше. Эфирда регион, татар авылларыннан хәбәрләр, татар газеталарының дайджестлары, төрле программалар – “Иман Нуры” , “Якташлар”, “Бүләккә җыр”, балаларга “ӘКИЯТ”, тәбәктә яшәүче җырчыларның, каләм осталарының чыгышлары урын таба.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*