tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сергачта җанисәптә бергә эш итү турында килешү төзеделәр
Сергачта җанисәптә бергә эш итү турында килешү төзеделәр

Сергачта җанисәптә бергә эш итү турында килешү төзеделәр

25 гыйнварда Сергач шәһәренең “Татар милли үзәге” ижтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов һәм Бөтенроссия халык санын исәпкә алу буенча вәкаләтле вәкиле Маргарита Танасевич җанисәптә бергә эш итү турында килешү төзеделәр.

Шул уңайдан, Маргарита Вениаминовна “91,4-Сергач” радиоканалында кунак булып, радиотыңлаучыларга җанисәп турында сөйләде. Интервьюда булган егерме бер сорауга тулы җавап табылды.

“Татар милли үзәген без эффектив партнер итеп күрәбез , аның заманча алымнары , эш алып барулары безне канәгатьләндерә, татар аудиториясенә эшләгән радиоканал – бик үтемле матбугат чарасы, ”- дип белгертте Танасевич.

Оешманың кул астында эшләп килгән “91,4-Сергач” татар радиоканалының мөмкинлекләрен киң кулланырга планлаштыра.

Күптән түгел Милли Шура кабул иткән Бөтендөнья татар конгрессының татар халкына булачак Бөтенроссия халык санын алу белән бәйле рәвештә мәрәҗәгате “91,4-Сергач” радиоканалында яңграды.

Мөрәҗәгать тулысынча эфирда татар һәм рус телендә чыкты. “ Без бер халык…. Без бергә, бердәм һәм мәңгелек! “ йөрәккә үтеп кергән өндәүне нижгар татарлары, олысы –кечесе ишетте.

Радиоканал “91,4-Сергач”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*