tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Серле рәссам серләре яисә яңа китап битләре буйлап сәяхәт
Серле рәссам серләре яисә яңа китап битләре буйлап сәяхәт

Серле рәссам серләре яисә яңа китап битләре буйлап сәяхәт

…Әби пешергән коймак тәмен тоеп, балдай татлы һәр сүзе белән иркәләүче тәрбияче апалар белән танышасың киләме?! Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Нурзия Рашит кызы Мирхазованың “Серле рәссам” китабы әнә шул “балачак” дигән серле дөньяның пәрдәсен ача.

p1000075Күптән түгел, дөресрәге Белем бәйрәме алдыннан шәһәребезнең 50 еллык юбилеена бүләк булып Нурзия Мирхазованың “Серле рәссам” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Сабыйлар өчен ике дәүләт телендә нәшер ителгән китап, Түбән Кама язучылары арасында үзе бер тарихи вакыйгага тиң, шәһәребездә – беренче. Һәрбер бәйрәмне күздә тотып, икетеллелекне тигез күреп, әхләки-патриотик тәрбия бирүгә корылган шигырьләре, нәниләрне кечкенәдән үк дус-тату булырга, олыларны олыларга, кечеләрне кече итеп күрергә, әти-әнисен, әби-бабасын, якыннарын яратырга, туган телебезне, илебезне хөрмәт итәргә, табигатьне сакларга өнди. Берсеннән-берсе матур бизәкләр аша нәни укучы төн чыкканчы бар тәрәзне энҗе-мәрҗән белән чиккән рәссамны очрата, әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнә. Бу инде алдынгы кызыбызның уңганлыгына, чын укытучы булуына, үзалдына куйган максатына һәрчак ирешүен янә бер кат дәлилли. Аның иҗаты җаваплы хезмәтенең дәвамы. Шуңа да сабыйларга әйтер сүзе күп.

Күптән түгел, дөресрәге 29 нчы сентябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Нурзия Мирхазованың “Серле рәссам” дип исемләнгән яңа китабы буенча балалар өчен тәрбияви дәрес үткәрелде.

oblozhka1Китап битләренә сәяхәт кылганда күп белергә теләүче песикәй – Наян, авторның тәрбияче апаларга багышлап язган шигырен ике телдә укыды. Аннан балаларга мөрәҗәгать итеп тәрбияче апаларның күптән түгел генә булып узган бәйрәме турында мәгълүмат бирде. Кечкенә дуслары белән аралашканда балалар бакчасы тормышы турында төрледән-төрле мавыктыргыч сораулар яудырды да, Нурзия апасының “Иң матур бакча” дигән шигырен сөйләде. Ә балалар үз чиратында бик теләп җавап бирделәр.

Аннан, 15-нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәфис сүз осталары “Шәһәремә”, “Түбән Кама” шигырьләрен иң элек зур горурлык белән татар телендә, аннан бик матур итеп рус телендә сөйләделәр. Ә шәһәребезнең иң беренчеләрдән булып сафка баскан “Җир җиләге” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз китапта урын алган “Канатлы дусларым”, “Болында”, “Сезнек үрнәк” шигырьләрен укып, китап битләренә сәяхәтне дәвам иттеләр.

Нурзия Мирхазова үзе язган шигырь дулкыннарында тирбәлеп, иҗат гөлләренең башкаручысын табуына сөенеп утырды. Шулай ук нәниләрне сынау өчен китап һәм китапның туган йорты – китапханә белән бәйле булган табышмаклар, сораулар бирде. Үзенең дә балалар бакчасына йөргән елларын күзаллап балачак хатирәләрен яңартты. Сабыйларга киңәшләрен, теләкләрен җиткерде. Форсаттан файдаланып нәниләргә шундый “зәвыклы һәм дә истәлекле бүләк” нәшер итүдә үзләреннән игелекле өлеш кертүче, туган телебез, туган илебез өчен янып-көеп йөрүче Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиевка, Аксакаллар шурасы җитәкчесе Зирәк Гыйләҗ улы Шиһаповка рәхмәтен дә белдерде.

“Серле рәссам”ның эчтәлекле сәяхәте шулай ук, экраннан тыш, үзенчәлекле “Серле пластилин иле”ндә дип исемләнгән күргәзмәдә дә тасвирлануы, кечкенәләрне генә түгел, зурларны да үзенә җәлеп итте. 2-нче сыйныф укучысы Әдилә тарафыннан “Тәрбияче апам”, “Бүләк”, “Үсеп кенә җитим менә” шигырьләренә туры китереп пластилиннан ясаган рәсемнәре танылган рәссамнарныкыннан бер дә ким түгел иде, алар ярдәмендә авторның шигырьләре тагы да тулыланып, җанланып күренде. Шуңа да күргәзмәне балалар зур кызыксыну белән күзәттеләр, бәйнә-бәйнә анализ ясадылар.

Китапханәдә узган сәяхәт барышында булган дустанә аралашу нәни укучылар күңелендә уңай тәэсир калдырды. Тәрбияви дәрестә катнашкан Аксакаллар шурасының җаваплы вәкиле Суфиян Минһаҗев, “Ак калфак” оешмасы әгъзасе Гөлназ Сафиуллина сәяхәтне йомгаклап китапның авторы – Нурзия Рашит кызына, һәм шушындый очрашу оештырганы өчен Әнфисә Зиннур кызына рәхмәтләрен белдерделәр.

Суфиян Минһаҗев, Мәгариф ветераны

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*