tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәяхәт драйв / Актаныш-Азнакай

Сәяхәт драйв / Актаныш-Азнакай

Казаннан тыш, бүген Татарстан Республикасының күп кенә паркларында һәм күл буйларында күңел ачу һәм белем бирү чараларын уздыру өчен инфраструктура әзерләнгән: сәхнәләр, ачык мәйданчыклар, амфитеатрлар, бию мәйданнары, үзәк аллеялар һәм лекторийлар. Иҗтимагый мәйданнарны ачу максаты – кешеләрдә төрле актив чараларны ачык һавада: шәһәр һәм авыл су буйларында һәм скверларында үткәрү мәдәниятен формалаштыру.

2016нчы елда яңартылган иҗтимагый мәйданнар концерт мәйданчыкларына әвереләчәкләр. Татарстан республикасының сигез районында туган телен һәм халыкара рок, поп культура традицияләрен яратып, тере татар музыкасын уйнаучы музыкантлар чыгыш ясаячак.

Татар альтернативасының Татарстан районнары буйлап беренче масштаблы гастрольләре.

СӘЯХӘТ-ДРАЙВ:  Oscar & c7c5 һәм Рәдиф Кашапов

Рәдиф Кашапов Балык бистәсе районында туган, Чаллыда, Казанда, Петербургта яшәгән. Проектларының берсе Англиядә басылган, гитарасы Германиядә, Польшада, Латвиядә яңгыраган. 2015 елда Казан, Питер, Хельсинки, Мельбурн, Түбән Новгород студияләренда җыелган «Тамгалар» исемле тәүге альбомы чыккан. Хәзер икенче альбомны әзерли.

Оскар Юнысов, Oscar & c7c5 төркеменең вокалисты һәм җырлар авторы.  Башкорстанның Бирск шәһәрендә туган, музыка мәктәбендә баян юнәлеше буенча укыган. Казанда үз студиясен ача һәм  “Нинди рәхәт” дип аталган альбомын яздыра. Җырчы һәм җырларның авторы Оскар Юнысов тумышы белән Бирск шәһәреннән. Казанда үз студиясен төзеп, шунда “Нинди рәхәт” альбомын яздырган. “Грейпфрут” – монтажсыз, бер дубль белән төшерелгән клип – Dedolight европа конкурсында югары бәяләнгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*