tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Сәйдәшстанга сәяхәт”
“Сәйдәшстанга сәяхәт”

“Сәйдәшстанга сәяхәт”

13 августта Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылында татар профессиональ музыкасына нигез салучы, данлыклы композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган “Сәйдәшстанга сәяхәт” сәнгать бәйрәме үтә. Әлеге бәйрәм беренче мәртәбә Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закиров инициативасы, Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән 2000нче елны үткәрелде.

Бәйрәмнең концерт программасы берничә өлештән тора һәм анда түбәндәге артистлар катнаша: Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Эмиль Җәләлетдинов, республика, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри, Камал театры артистлары Раил Шәмсуаров, Ришат Әхмәдуллин һәм башка яшь башкаручылар. Данлыклы композитор музыкасын тамашачыларга Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Яңа музыка” камера оркестры җиткерәчәк (София Гобәйдуллина Заман музыкасы үзәге).

«Сәйдәшстанга сәяхәт»тә шулай ук Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин һәм Камал театры артистлары – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншин, яшь артистлар Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Илнур Закиров, Алмаз Гәрәев, Ләйсән Фәйзуллина һәм башкалар катнаша. Камаллылар М.Фәйзинең “Галиябану” спектакленнән өзекләр күрсәтәчәк, Татарстанның халык артисты һәм атказанган мәдәният хезмәткәре Фуат Әбүбәкеров җитәкчелегендәге оркестр музыкаль номер тәкъдим итәчәк.

Бәйрәмнең сценарий авторы һәм режиссеры җырчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, сәнгать фәннәре кондидаты, вокал сәнгате кафедрасы профессоры Идрис Газиев.

“Сәйдәшстанга сәяхәт”кә барырга теләүчеләр өчен 13 августта 9.00 сәгатьтә Камал театры яныннан автобуслар кузгала.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*