enrutat
Баш бит / Сез – фидакарь буын!
Сез – фидакарь буын!

Сез – фидакарь буын!

Башкортстанның Урзайбаш авылында Зиннәтуллин иң таралган фамилияләрнең берсе исәпләнә. Атап әйткәндә, Үзәк урамда ул өй борынча дип әйтерлек. Шуңа бәйле, Зиннәтуллиннар арасында авылның Совет чоры тарихында тирән эз калдырып, төбәк халкының ихтирамын яулаганнар да бихисап. Әмма шулардан “Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” исемен йөртүче берәү генә. Ул – Гайса Фәттахетдин улы Зиннәтуллин.

Ә бит аның мулла кушкан исеме Миңлегайса. Туган авылы Кызыл Елга да барлыкка килгән вакытта Мулла Елга исемен йөрткән, аннары Совет чорында хә-зерге ата­масына күче­релгән.Тормыш юлының 90 яшь үренә илткән мизгелендә Миңлегайса ага тарихтагы мондый “нечкәлекләргә” ныклап игътибар итмичә булдыра алмый. Яшьлек-тәге һәр нәрсә олыгайганда үтә дә кадерле бит. Әйткән-дәй, “Урзай” колхозында хезмәт юлын башлаганда, киләчәктә Уфа авиация институты ректоры булачак Рифат Мәүлетов белән дә иңгә-иң терәп дигәндәй эшләп алырга туры килә аңа.Моңа байтак еллар үткән, әмма хәтер күңел түрендәге күп вакыйгаларны сакларга сәләтле. Мәсәлән, мәктәптә укыган чакта, дәресләр тәмамлангач, хат ташучы вазыйфасын да башкарырга туры килә аңа. Аннары инде бригадир ярдәмчесе, колхоз бригадиры… Вазыйфалар баскычы буйлап менә шулай акрын­лап күтәрелә ул. Миңлегайса Зиннәтуллинда моның өчен җирлек була, әлбәттә. Аксен авыл хуҗалыгы техни­кумын тәмамлап, агроном белгечлеге ала. Ә инде оештыру сәләте аның таби-гатенең иң асыл сыйфат-ларының берсе. Кешеләр белән эшләгәндә сабыр-лыгы да ярдәмгә килә. Менә шул рәвешле, халык арасында абруй казана, моңа бәйле яңа, югарырак вазыйфаларга да юл ачыла: тәүдә “Урзай” колхозында рәис урынбасары булып эшли, аннары үзен хуҗалык җитәкчесе итеп үрләтәләр. 30 яшендә чагында – 1960 елда була бу.— 12 ел да 4 ай колхоз рәисе булып тордым, — дип искә ала хезмәт ветераны. — Бик катлаулы чор иде бу. Җитәкче чагында Хрущевны да, Брежневны да “эләктердем”. Аларның һәр икесе дә авыл хуҗалыгын күтәрәм, дип тырышты, әлбәттә. Мак­сатлары бер булса да, тормышка ашы-руда гамәлләре төрлечәрәк булды. Минем үземә бу юнәлештә Леонид Ильич якынрак иде.

70нче елларга кадәр колхозлар матди яктан күтәрелү белән бергә, авыллар да яхшы якка нык үзгәрде бит.Монда инде Миңлегайса Фәттахетдин улы, иң беренче чиратта, Урзайбаш авылында яңа мәктәп төзелеше башлануны күздә тота. Уку йорты колхоз акчасына төзелә. Объектны күтәрүдә хуҗалык җитәкчесе дә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Рәислектән киткәч, аңа хуҗалыкта партия оешмасы секретаре, Урзайбаш авыл Советы рәисе вазыйфаларын да башкарырга насыйп була әле. Әмма 90нчы елларда “Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” исемен бирү мәсьәләсе күтәрелгәндә район хакимиятенең ул чордагы башлыгы Ренат Шәрипов Миңлегайса Зиннәтуллинның нәкъ менә Урзайбаш мәктәбен төзүдәге тырышлыкларын хәтергә төшереп, алгы планга куя. Әйткәндәй, Зиннәтуллин район дәрәҗәсендәге мактаулы исемгә беренчеләрдән лаек була

Гомумән, Миңлегайса Зиннәтуллинның озайлы һәм нәтиҗәле фидакарь хезмәте тиешенчә бәһаланган, дип әйтергә мөмкин. Бу хакта аның шәхси архивында сакланган күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, орден-медальләр сөйли. Атап әйткәндә, “Почет билгесе” ордены белән ул хуҗалык эшчәнлегендәге югары казанышлар өчен бүләкләнгән.Җәмәгате Зәүҗан Әхмәтзәки кызы белән алар дүрт кызга һәм бер улга гомер биргәннәр. Фәнүзә, Фәнидә, Әлфия, Гөлсинә һәм Фән һәммәсе үзләре гаилә корып, тормыш юлларын әти-әниләре үрнәгендә дәвам итәләр. Шунысы үзенчәлекле, алар туган нигезләрен онытмый, ата йортына кайтып йөриләр. Бу уңайдан Зиннәтуллиннар балаларының игелекле бер гамәлен дә билгеләп үтәсе килә: әтиләре һәм әниләре яклап иң борынгы чорга кадәр алар нәсел шәҗәрәсен төзегән. Ата-анага карата олы хөрмәтнең ачык билгесе дә бит бу!88 яшен тутырса да, Миңлегайса аганың вакытлы матбугаттан да аерылганы юк. Алар арасында “Кызыл таң” гәзите аерым урын тотуы аңлашыладыр, әлбәттә. Яраткан басмаларына киләсе ел өчен алар күптән язылып куйган.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*