enrutat
Баш бит / Сез һәр көнгә сөенергә тиешсез
Сез һәр көнгә сөенергә тиешсез

Сез һәр көнгә сөенергә тиешсез

Минем әбиемнең әтисе Шәих Хаҗиев атлы булган. Ул минем Сәлим бабама сугыш афәте турында күп сөйләп калдырган. Минем уемча, андый җанөзгеч вакыйгаларны бер ничек тә читтә калдырырга ярамый, бу безнең үткән буыннар тарихы да. Мисал өчен, плен төшүчеләрнең тормышы, яки аларның сугыштан соң яшәү рәвешләре. Әнә бит,  украиналылар үзләренең юк-бар җиңүләрен ничек итеп дөняга “селкергә” маташалар. Ярты Европаны азат итүчеләр, диярсең…

Шундый сөйләмнәрне ишетеп башым әйләнеп куйгандай була, сулышым  кысыла. Җавабы гап-гади: Сугышның “с” хәрефен дә күрмәгәннәрнең аларга ияреп чаң сугулары бар бит. Ә дәү әбиемнең әтисе сөйләгәннәр турында күп уйланганым булды. Минемчә,  андый тарихны берничек тә уйлап чыгарып булмас…  Уйланган очракта да алар төче, мәнсез,  кеше ышанмаслык  һәм мәгнәсез яңгырарлар.

Әбиемнең бабасы Алманиянең Дахау концлагерында була. Ул II нче Бөтендөнья сугышы барышында әсирлеккә төшә. Фашистлар чолгап алганда, алар ап-ачык кырда булалар. Кайда һәм кемгә  атарга, кай тарафка башларын күтәрергә дә  белмиләр. Атышу тукталгач, офицерлар килеп чыгалар да коралларын ташларга, әсирлеккә бирелергә фәрман бирәләр. Шуннан немецлар боларны бер сафка тезәләр, Харьков концлагерына алып китәләр. Андагы яшәеш хәлләре коточкыч була. Кияргә киемнәре булмаган әсирләр айлар буе юынмыйлар, ачлыктан низа чигәләр, бетләп бетәләр. Җитмәсә көн саен кыйныйлар, булган әйберләрен гел тикшереп торалар. Табылдыклары очраса тартып алалар яки юк итәләр. Хәлсезләр күренүгә атып үтерәләр, күәтлерәкләрен немец  хуҗалыкларына  эшкә озаталар.

Бакчада эшләргә тиеш булган дәү әнкәемнең әтисенә әле тагын мал-туарларын  барлап, карап тору бурычы да өстәлә. Аның хуҗасы холыклы бәндә булып чыга: үз вакытында ашатырга онытмый, иң мөһиме, башкалар шикелле мылтык сабы белән дөмбәсләми.

… Шулайда, иреккә омтылу, йөрәкләрнең бер кырында яшеренеп яткан туган ил сагышы, Кече Ватан — Татарстанга омтылу аның күңелендә инде күренмәс чәчкә аткан була. Ул да, башка әсирләр эштән кайткан мәлдә, күпер астына качучылар янына омтыла. Тик, авылдан авылга, йортан йортка сугылып дошманнарыннан шәфкатъ сорап йөрүләре генә озакка бармый, тотып алып кире концлагерларына алып кайталар, ару гына камчы һәм винтовка түтәсе белән тәпәлиләр

 

Брестская крепость

Бервакыт, авырып яткан бабам милләттәше өчен хуҗалардан сорамыйча гына, ике бәрәңге ала. Очраклы күреп калган сакчы моны тагын  бик каты типкәли. Шуннан соң немецлар әсирләрне бер сафка тезәләр дә, берничә кешене сайлап алып,  стенага терәп аталар. Бәхетсезлегенә каршы, Шәих әсир дә үлем җазасын алучылар исемлегендә була. Әмма аны,  инде тукмарга өлгергән сакчы танып ала һәм кире баракларына озата. Калганнары исә, атып үтерелгәннәр өчен кәбер казырга керешәләр.

… Менә бер вакыт бар күкне яңгыратып самалетлар тавышы ишетелә башлый. Болар тоткыннарны азат итергә килүчеләр — Америка һәм Англия очкычлары булып чыгалар. Әмма ярым сөяккә калган хәрбиләрне, туган илләрен сатуда гаепләп,  тагын  ике елга совет тоткынлыгына, Магнитогорск каласына мәҗбүри эшкә  озаталар.

Җиде елдан соң да, туган өй бусагаларын атлап керүчеләргә әле дә дәүләт җитәкчеләре йөз белән борылмый: берәр сүз әйтергә уйласалар авызларын каплыйлар,  кеше хисабында йөртмиләр. Мәктәпкә йөрүче балаларын да “сатлык” мөһере сугып,  һәрвакыт кыерсытып торалар, чакыртып алып булмаган сорауларга күмгәлиләр, әтисе тоткында булганын искәртәләр.

Сугышка алынганда кызына ике яшь кенә булганлыктан, еллар сынауыннан талчыккан әбиемнең бабасы кайтып гаиләсе  күзенә күренгәндә: “Әни, бу абый кайчан кире китә инде?”-  дип,  сорап гәҗәпсенә.

Киев. Бабий Яр

Киев. Бабий Яр

Язмам ахрында тоткын газапларын үткән, әмма кешелек сыйфатларын җуймаган тарихи  бабам турында берничә сүз өстәмәкче булам әле. Ул Балык Бистәсе районының  Таулар авылында туган. Хатыны Сылубикә белән җиде бала үстерәләр. 76 яшендә бакыйлыкка күчә. Ә хатыны 96 яшенә хәтле балалары һәм оныклары сөенечен татый.

Ул һәрчакны: “Сез- сугыштан соң туган буыннар, бәхетле һәм шатлыклы гомер кичерергә тиешсез!”- дип әйтә торган булган. Дөрес, мин аны күрмәдем, әмма бар җаным белән сизәм: ул бик кешелекле, эшчән һәм изге адәми заттан булгандыр…  Ул минем горурлыгым булып күңелемдә мәңге сакланыр.

Венера Галимова,
Алабуга каласы,
10 нчы мәктәпнең 9м сыйныф укучысы.

Фото: egraphoto һәм bw4u.ru

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*