enrutat
Баш бит / Сез тартканны…
Әлфия Сәлах кызы (унда), дусты Рәйсә белән
Әлфия Сәлах кызы (унда), дусты Рәйсә белән

Сез тартканны…

Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап.

“Хатын-кызлар тавышлана анда:
Кайсы көлә, кайсы елыйдыр…
Төнге күктә Киек каз юлымы –
Хатын-кызның үткән юлыдыр.

Роберт Әхмәтҗан

Кеше күңеле, хәтере чиксез тирән икән. Үткән сугыш афәтен үз иңнәрендә күтәргән аналар гына түгел, аларның толлык әчесе эчендә үстергән балалары да сугыш һәм сугыштан соңгы елларның газабын оныта алмый. Сугыш беткәч тә бик тиз генә рәтләнә алмады бит әле тормыш. Еллар буе тилмереп көткән җан тынычлыгы да, яшәр өчен җиңеллек тә бик озак килмәде шул. Авыз тутырып ипи ашау өметләре дә юкка чыкты, өстән сәләмәләр дә төшмәде…

Шушы арган-алҗыган кешеләрнең йөрәкләренә сугыштан соң кан саудырып төшкән тагын бер җәрәхәт – фронтка китеп һәлак булганнар белән күрешүдән өметләре өзелү иде. Күпме аналар балаларын “менә, әтиегез кайтыр, Алла боерса” дип юатып, һаман матур тормышка өметләндереп яшәделәр, һаман көттеләр. Әмма акланмады өметләр, тол хатыннарның, балаларның күз яшьләре тагын да тозлырак, тагын да ачырак, кайгы катулары тагын да катырак булып мәңгегә йөрәкләрендә урнашып калды.

Шунысы сокландыра, өлкән буынны бу газаплар рухи яктан чыныктырды кебек, алар гомер буе алдан буразна ярып, үз көчләре белән тормышны алып барырга күнектеләр. Менә шундый көчле рухлылар арасында Әтнә районы Яңа Шимбер авылы кызы дустым, авылдашым Әлфия дә булуы белән горурланам.

Әтисе – Сәлах абый Яңа Шимбернеке, әнисе Шәмсениса апа күрше Бәрәзә авылыннан булганнар. Матур гаилә корып яши башлаганнар алар. Сәлах абый авылыбызда йорт җиткергән, тик Мәскәү заводларына эшчеләр кирәк булгач, чакыру буенча бертуган энесе Низами белән завод эшчесе булып киткән. Мәскәү өлкәсендәге Климовск шәһәрендә квартира алгач, алар гаиләләрен дә үз яннарына алдырганнар. Тормыш көйләнгән.

Тик 1941 елның 22 июнендә Сәлах абыйның да, миллионланган башкаларның да тормышлары җимерелә. Фронтка киткәндә бары бер үтенечен әйтә Сәлах абый хатынына: “Зинһар, ничек тә булса авылга кайтырга тырыш, балаларны да, үзеңне дә сакла”. Бу актык күрешү булган.

1941 елның сентябрь-октябрь айларында фашистларның бик тиз генә Мәскәүгә килеп җитүләре тарихта билгеле инде. Менә шул вкытта кешеләр тормышына бөтенләй яңа, куркыныч сүз килеп керә. Эвакуация… Бу сүз күңелләргә күпме югалтулар, күпме газап, хәсрәтләр вәгъдә иткән кебек куркыта, алда ниләр күрәсен белә алмаган халык хафага төшә.

1932 елда туган Шәүкәте, 1935 елгы Әлфиясе һәм яңа туган Ринатын алып Шәмсениса апа да эвакуацияләнергә тиеш була. Юлга чыкканда бөртекләп, тырыш хезмәт белән әзерләгән күпме кирәк-ярагын, күпме балалар әйберсен ала алды икән бу апа. Җилкәсендә рюкзак, кулында күкрәк баласы. Бәхетләренә, Сәлах абыйның югарыда искә алынган энесе Низами сугышка китмәгән була әле. Ул үз гаиләсен дә, абыйсыныкын да авылга хәтле озатып куя алган һәм шунда ук фронтка киткән.

Әлфия хәтерли: “Станциядә кеше күп, аяк басар урын юк. Мин әнинең бер кулына ябышкан көйгә вагонга якынлаштык. Халык ыргылып вагонга керә башлауга, Шәүкәт абый да, әни дә халык дулкынына ияреп вагонга керә алдылар. Ә минем кулым ычкынды да, керә алмадым, калдым. Хәзер нишләргә белмәгән әни вагон эчендә ачыргалана, мин – тышта елыйм. Аерылу ачысы перронданыларга да тәэсир итте ахыры, рәхмәт, бер солдат килде дә, паровоз кузгалып китә башлагач, мине тәрәзәдән эчкә ыргытты. Шулай мең бәлаләр белән Шимбергә кайтып җиттек”. Сәлах абый да, энеләре Низами белән Төхфәт тә сугыш кырында ятып калалар. Шулай Шимбердә яшәп кала аларның ятимнәре.

Шәмсениса апа әниемнең дусты иде. Гомер буе бергә эшләделәр. Аларны “колхозның тракторлары” дип атап йөрттеләр. Иң авыр эшне аларга кушалар иде.

Әнисе эштә вакытта бөтен йорт эше Әлфия җилкәсендә. Шәүкәт абый, мәктәптән бушаганда, шулай ук колхоз эшендә. 9 яшендә беренче мәртәбә ипи салганын, ул ипи бик әйбәт булып чыгып, күрше карчыгы ипине өй саен күрсәтеп, мактап та йөргәнен көлеп искә алган иде Әлфия. Җиденче сыйныфны тәмамлауга Шәмсениса апаның Шәүкәтен ФЗУга, Әлфиясен колхоз эшенә йолкып диярлек ала колхоз җитәкчесе. Хәзер искә алып сөйләшкәндә исем китә. Калды микән якын тирәдә Әлфия эшләмәгән урман хуҗалыгы? Әле дә хәтеремдә, Әлфияне мактаганда авылдашлар: “Шәмсенисаның бу кызы ирләр эшләмәгәнне эшли, ирләр күтәрмәгәнне күтәрә” – дияләр иде. Әмма буыннары да ныгымаган кыз бала икәнен искә алырга гына оныта торган булалар күрәсең.Соңрак Әлфия ел саен Владимир, Тверь (элекке Калинин) өлкәләренә торф чыгарырга йөрде.

Татар кызларының йөрәгенә төшкән торф чыгару эшенең искиткеч авыр эш икәнен авылдашым болай дип сөйләде: “Башта торф чыгарасы җирне агачлардан чистартырга кирәк була иде. Балта белән җирдән агачның тамырларына кадәр чистартып чыгара идек. Ул – сулы җир, балта белән чапкан саен биткә, өскә су чәчри. Балталар, пычкылар үтмәсләнә. Аларны да үзебез кайрый идек. Ярый агачлар нечкәрәк, сирәгрәк булса. Бик куе булып, гел агачлык була иде күп вакыт. Урман-урман инде ул, бәхетен андый эшкә кермәсен.

Чистартылган җирне трактор кисеп чыга. Без шул кисәкләрне куптарып алып, киптерер өчен әрдәләнәп өябез. Сулы җир бик авыр, күтәргәндә эч авыртып, бөгелеп төшә идек. Җитмәсә, кигәвен, черки үзәккә үтә. Күчләре белән сарылалар. Башны, күзне бәйләп эшли идек. Яшь булганбыз, чыдаганбыз инде”.

Менә шулай, җәйләрен Мәскәү өлкәсе өчен торф чыгаруда, кышларын колхоз өчен урман кисүдә үтә Әлфиянең үсмер еллары.

“Үзәккә үткән тагын бер нәрсә, — дип сөйли Әлфия, — ул якларда мунча булмавы. Сасы сазлык эчендә эшлибез бит, рәхәтләнеп юынасы килә. Без яшәгән йортның хуҗасы мичкә яга да, мич кызгач, күмерен тартып, төбенә салам җәя. Чишенеп шунда кереп ята, тирләгәч, мүкәләп чыгып, бер чуен су белән тышка чыгып коена. Гел урамда гына юынып, чистарынып булмый, әбинең миченә без дә кергәләдек. Үзебез белән эшләгән яшүсмер егетләр “мичкә кергәнегезне күрдек” дип үртиләр иде.

Соңгы баруыбызда бер вагоннан мунча ясадык. Арабызда бер егет мич чыгара белә икән. Ул мунчаны карарга бөтен авыл җыелды. Соңыннан вагонны бирәсе килмәгән начальниклар да, авыл халкы да кереп юынырга өйрәнделәр. Чабынырга да, себеркегә хуш исле үләннәр кыстырырга да өйрәттек, исләре китте.

Бәдрәф юклыгы да шаккатарлык иде. Урманга бару белән, юкарак агачларны, киртәләрне алып кайтып бәдрәф ясыйбыз. Менә хикмәт, икенче елны тагын шул авылга туры килсәк, исебез китә иде. Өсләренә урман ишелеп тора, шул бәдрәф агачларын ватып яккан булалар иде.

Идән юу гадәте дә юк иде. Хуҗа хатын берәр җиргә китсә, идәндәге пычракны су белән җебетеп, көрәк белән кырып чыгабыз да, кайнар су белән шатырдатып юабыз. Идән сап-сары була. Хуҗа хатын хәйран кала иде. “Татарлар шулай, идәнне һаман юып торалармыни? – дип сораша, ышана алмый иде, бахыр. Югары культурага дәгъва иткән халык вәкиле бит, бичара.

Бервакыт токмач җәйгән вакытымда авылдашларын җыеп кайтты ул. “Әлфия, әнә нәрсә ясый белә” – дип күрсәтә аларга токмачны. Гаҗәеп көлке тоела иде мондый хәлләр безгә. Яшьлек бит әле, үз халкыбызның күркәм гадәтләренә бәя бирергә өйрәнә генә башлаган чаклар иде шул”.

Әлфия сөйләгән тагын бер хәл онытылмый. Торф чыгарган кызлар янына колхоз рәисе килеп, ял көннәрендә урак урырга, ашлык чистартырга, бәрәңге алырга үтенә икән. “Сезнең тырышлыкны белеп килдем, зинһар булышыгыз, игеннәр әрәм була бит” – дия икән. “Бара идек, — ди Әлфия. – Торф нормасын тутырабыз да, колхоз эшенә чыгабыз. Ел саен шулай кабатланды. Председатель аркаларыбыздан гына сөеп йөртте. Эшләгән өчен ашарга ит, май, сөт бирә иде. Туйганчы ашап эшләдек шулай”.

  • Соң, ул авылның үз кешеләре, үз колхозчылары кайда иде? – дип сорыйм.
  • Үз кешеләре дә бар инде. Тик безнең хәтле эшли алмыйлар ич алар. Үзләренең яшелчә бакчаларында казыналар. Ниндидер бәйрәмнәре дә еш булган төсле хәтеремдә калган, — диде авылдашым бер дә исе китмичә.

Элекке елларда Татарстан кешеләрен,бигрәк тә татарларны төрле-төрле төзелешләргә, ерак өлкәләргә чакырып торалар, чакырып килүчеләрне халык “вербовщиклар” дип йөртә иде. Төзелешкә чакырып авылга вербовщик килгәч, Әлфия дә Казанга китәргә була. Башта төзелештә йөк ташучы (грузчик), соңрак “Казан киез итек, киез комбинатын”да, “Кинопленка” кебек предприятиеләрдә эшли тырыш кыз. Кайда гына эшләмәсен, үзен гел яхшы яктан, өлгер, булдыклы итеп күрсәтә ул. Эшләгәнен һәр җирдә яраталар, предприятие җитәкчеләре, гел хөрмәт белән искә алып, башкаларга үрнәк итеп күрсәтеп торалар. “Социалистик ярыш җиңүчесе” дип алган мактау кәгазьләре әллә ничә. “Хезмәт ветераны”, “Казанның 1000 еллыгы” истәлегенә бирелгән медальләре бар. Шәһәр Советы депутаты булып та берничә чакырылышта сайланганын беләм.

Менә шулай кайда гына эшләсә дә хезмәтеннән тәм табып эшләгән кызның шәхси тормышы да, Аллага шөкер, матур булды. Чувашстанның Шыгырдан авылында туып үскән, армиядә хезмәт итеп, офицер дәрәҗәсендә отставкага чыккан Рәхимулла Камалов белән 20 ел бергә гомер иттеләр алар. Савиново бистәсендә үз йортлары, матур гына бакчалары, мунчалары бар иде. Аш-суга оста, өе гел чиста итеп җыештырылган, кунакчыл хуҗаларда кунаклар еш була иде. Иренең туганнары да гел ярдәм, сыену табып тордылар аларда.

Әмма кайгы-хәсрәт тә урап узмады шул Әлфияне. Флотта хезмәт иткәннән соң, Климовскида эшли башлап гаилә корган, институтның кичке бүлегендә укыган Шәүкәт абыйсы бары 28 яшендә фаҗигале төстә һәлак була. Озак та үтми, бу хәсрәттән авырый башлаган әнисе бөтенләй урын өстендә кала. Болар өстәвенә 33 яшендәге энесе Ринат та яшьләй үлеп китә. Үз хәлен үзе белгәндер инде Әлфия. Өйләренә барган саен авыру әнисенең урын җирләренә карап соклана идем. 10 ел буе кетердәп торган җәймәләр, япмалар булды Шәмсениса апаның яткан җирендә. Әле кашык белән ашатырга да, мунчага күтәреп алып барып юындыруларга да өлгерергә, ике кечкенә баланы тәрбияләргә кирәк иде авылдашыма. Рәхимулла абый да бик иртә гүр иясе булды шул.

Чыдамлылыкның да бер чиге була. Адәм баласының кайгы хәсрәтләре эзсез үтми, китереп суга бит. Өч мәртәбә инсульт кичерде Әлфия. Аллага шөкер җиңде, аякка басты, улы Марат белән кызы Гүзәлне дә юньле кешеләр итеп тәрбияләде, югары белем алырга да мөмкинлекләр тудырды. Марат хәзер полковник, Гүзәл – бухгалтер булып тырышып хезмәт итәләр. Алар өчен күңеле тыныч ананың. Оныкларын үстерергә, аларга тәрбия күрсәтергә дә көч тапты Әлфия. Мәктәпкә ашатып-эчертеп озатты, кайтуларын көтеп алды. Шуңа да балаларының да, оныкларының да хөрмәтен тоеп яши, Аллага шөкер.

Барыбыз да дус, киңәшчебез итеп саныйбыз аны. Авылыбызга кайткан саен барлык авылдашларыбыз аның хәлен сорап, белешеп торалар, онытмауларын сиздереп сәламнәр әйтәләр.

Рәхмәт сиңа, авылдашым, дустым Әлфия. Әтиеңнең якты истәлеген хөрмәт итеп, аңа, әниеңә, туганнарыңа догада булып яшәвең өчен. Ходаебыз мәрхәмәтеннән аермасын иде әле безне.

Тәэминә Биктимирова
тарих фәннәре кандидаты,
Татарстанның атказан мәдәният хезмәткәре
Рәсемдә: Әлфия Сәлах кызы (унда), дусты Рәйсә белән.
«ХАЛКЫМ МИНЕМ » газетасы 2015 ел, февраль

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*