tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шадринск Нәүрүзне бәйрәм итте
Шадринск Нәүрүзне бәйрәм итте

Шадринск Нәүрүзне бәйрәм итте

21 мартта бөтен дөнья буенча Нәүрүз бәйрәмен ислам динен тотучылар билгеләп үтә. Татар-башкорт милли мәдәният үзәге «Дуслык» читтә калмады. Биредә бәйрәм чаралары 20 марттан башланды. Бу көнне студентлары «Дуслык» үзәгендә «Татар һәм башкортларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре» дигән күргәзмәдә булдылар, анда милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, милли киемнәр һәм аның элементлары, максатлары, көнкүреш предметларында сурәтләнгән орнаментлар турында сөйләделәр.

Кич белән мөселманнар өчен Нәүрүзгә багышланган бәйрәм оештырылды. Икенче яктан ул әле яңа ел дип атала, тормышны яңарту башлангычы булып санала.

Икенче көнне, 21 мартта, «Дуслык» үзәгендә 8 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре дәресләре кысаларында экскурсия үткәрелде. Шул ук көнне «Дуслык» коллективы җитәкчесе Д.Ш. Степных Нәүрүзгә багышланган бәйрәм концертында Шадринск дәүләт педагогика университетында катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*