tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Булат Ибраһимов «Дәрдемәнд» спектакле турында: Тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген булдырырга кирәк
Шагыйрь Булат Ибраһимов «Дәрдемәнд» спектакле турында: Тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген булдырырга кирәк

Шагыйрь Булат Ибраһимов «Дәрдемәнд» спектакле турында: Тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген булдырырга кирәк

Яшь татар шагыйре Булат Ибраһимов күптән түгел Казанда күрсәтелгән «Дәрдемәнд» импровизацион спектакленә карата үз карашын белдерә һәм тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген дә булдыру кирәклеге тәкъдимен кертә.
  • «Дәрдемәнд» импровизацион тамашасы – «Әлиф» иҗат берләшмәсенең чираттагы эксперименталь эше. Спектакленең төп артисты – Нурбәк Батулла. Дәрдмәнд шигырьләрен көйләп яңгырату өчен Мәскәүдән сирәк очрый торган контртенор тавышлы татар җырчысы Рөстәм Яваев чакырылган. Ул җырларын скрипка, альт, контрабас импровизациясенә кушылып башкарды. Композитор – Эльмир Низамов. Нурбәк Батулла тәненнән кан тамызып тамашачы алдында ул үз канына буялып биюе бәхәсләр кузгатты.

Әгәр дә мин җырчы Рөстәм Яваевның җырлавында Дәрдемәнд шигырьләрен тоемлап алмаган булсам, Нурбәк Батулла һәм Эльмир Низамовның нинди шәхескә багышлап әсәр тудырганнар икәнен бөтенләй дә аңламас идем.

Менә сәхнәгә ашыкмыйча гына Нурбәк чыга. Биюче тамашачыга кемне тәкъдим итә соң? Соловки төрмәсендә газап чигеп, 1937 елда атып үтерелгән шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйме бу, йә булмаса кызыл армиячеләр тарафыннан үтерелгән Шәехзадә Бабичмы, үпкә авыруыннан үлеп киткән Сәгыйть Рәмиевмы, төрмә больницасында вафат булган язучы Галимҗан Ибраһимовмы? Дәрдемәнд диләр!

Байлыкта, җитеш тормышта үскән, яхшы тәрбия һәм белем алган зыялы фәлсәфәче, символист шагыйрь, нечкә күңелле, ләкин шул ук вакытта «Россиянең алтын короле» булган нык куллы сәнәгатьче Дәрдемәнд һәм ап-ак трусиктан һәм тәненнән кан саркып торучы биюче шушы барлык сыйфатларны үзенә алган шәхес образын тудырамы? Бик шикле.

Дәрдемәнд ул – сагышлы, моңсу дигән сүз. Мәхәббәт шигырьләренең берсендә Тукай да үзен «Дәрдемәнд» дип атаган. Закир Рәмиев көнчыгышка гашыйк кеше. Ул Төркиядә белем алган. Нәкъ шуннан ул көнчыгыш әдәбиятындагы «сагышлы, моңсу» дигән көйне отып кайткан да. Шагыйрь Дәрдемәнднең үзенчәлекле иҗаты шуннан гыйбарәт, сагышка фәлсәфи төсмер, милли рух өстәлгән. Рус шигъриятенең көмеш чоры да шундый рухта бит, мисал өчен, символизм – пессимистик рухлы шигърият.

Хореографик спектакль авторлары әйтүенчә, татар халкы алдында ике юл булган: Тукай юлы һәм Дәрдемәнд юлы? Алар нидән гыйбарәт соң? Авторлар фикеренчә, татар халкы Тукай юлын сайлаган. Галимҗан Ибраһимовның Тукай, Сәгыйть Рәмиев һәм Дәрдемәнд иҗатларын анализлауга багышланган «Татар шагыйрьләре» китабы искә төште, аеруча «Тукаев шагыйрьме, түгелме?» дигән өлеше. Кабаттан бу темага кайтып калмыйк тагын! Халкыбыз гомеренең күпчелек өлешен Оренбургта яшәгән Дәрдемәнд артыннан ияреп китми, шуңа инкыйразга дучар була! Уйланырлык әйберләр бар монда.

Кан ул инкыйразмы? Әлбәттә, кан символы күпмедер безне шүрләтә. Нурбәк үз канын агыза. Үзеңне корбан итү түгелме бу? Үз тәненә үз канын сөртә. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова бу спектакль хакында: «Кеше ярасын һәм кан агуын күрсәгез, сез куркып каласыз, бу сезне туктата. Тик бер-берегезне яралаганда, ә бит күп кенә күңел яралары төзәлми, сез бу хакта уйламыйсыз», – диде. Режиссер Туфан Имаметдинов: «Дәрдмәнд бөтен яңа юнәлешләрне хуплаган. Ул татарның мәдәнияте оешкан кан булып калмасын, ә яңартылып торсын дип теләгән», – дип интервью биргән иде. Кыскасы, шушы теләкләр һәм милләтебез өчен борчылу – барысы бергә биюченең тәненнән кан булып чыга. Әллә бу кан яңартумы?

Мәҗит Гафуриның «Шагыйрьнең алтын приискасында» дигән әсәре бар. Укымаган кешеләр булса, алып укыгыз әле. Анда Мәҗит Гафури нәкъ менә Рәмиевларның алтын приискасында җәфа чиккән эшчеләр турында яза. Бу мисалым белән мин Дәрдемәнднең милләт өчен өзгәләнеп, кешеләр турында уйларга онытып җибәргән чаклары да булуын искәртәсем, идеаль кеше булмый дип тә әйтәсем килә.

Дәрдемәнд 62 яшьтә үлгән… Кул чабалар. Бу яңа мәдәният бит, сез әле моны аңлар дәрәҗәгә җитмәгәнсез диярләр миңа. Дөрес, бу яңа сәнгать, бу импровизация, ләкин бу Дәрдемәнд түгел. Бәлкем бу Такташның «Газраилләр» шигыредер, яки «Җир уллары» трагедияседер? Ни өчен мәдәният министрлыгы халкыбызның бөек шагыйрен киң җәмәгатьчелеккә шундый образ белән чыгаруын хуплый? Киләчәктә кемдер ялангач Аяз Гыйләҗевне, Әмирхан Еникине, Мөхәммәт Мәһдиевне дә алып чыгар. Ә югыйсә, Дәрдемәндне матур итеп киенгән килеш: күтәртмә якасы һәм түбәтәе белән алып чыгып күрсәтсәң дә, күрсәтерлек әйберләре күп иде.

Әлбәттә, тәҗрибәләр кирәк, ләкин тәҗрибәләр ясарга ярамый торган шәхесләр исемлеген дә булдырырга кирәктер, мөгаен.

intertat.tatar