tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шагыйрь Булат Сөләймановның тууына 80 ел
Шагыйрь Булат Сөләймановның тууына 80 ел

Шагыйрь Булат Сөләймановның тууына 80 ел

Бүген күренекле себертатар шагыйре Булат Сөләйманов тууына 80 ел.

Булат (Бикбулат) Вәли (Вәлиулла) улы Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1954 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, 1961 елга кадәр Себер шәһәрләрендә (Ом, Салехард) һәм Төмән өлкәсендә йөкче, бетончы, маляр, китапханәче булып эшли. 1961 елда экстерн тәртибендә гомуми урта мәктәп программасы буенча имтихан тоткач, Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар филологиясе бүлегенә укырга керә, әмма бераздан укуын ташлап, яңадан хезмәт юлын дәвам иттерә: Фрунзе, Сургут, Баку, Казан һәм Төмән шәһәрләрендә төрле эшләрдә эшли. Хезмәтеннән аерылмыйча укып, 1974 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтының, (Мәскәү) поэзия бүлеген тәмамлый.

Булат Сөләймановның беренче шигырьләре алтмышынчы еллар башында «Татарстан яшьләре» газетасында басыла. Соңга таба «Казан утлары», «Ялкын» журналларында, «Беренче карлыгачлар» (1970) исемле күмәк җыентыкта, «Идел» альманахында (1976) шигъри цикллары белән күренә. Аерым шигырьләре русча тәрҗемәдә «Юность», «Сибирские огни» журналларында, «Литературная Россия» атналык газетасында һәм альманахларда да («Тверской бульвар», 1970; «Вдохновение», 1979) басылалар. 1980 елда Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнең «Таңнар фонтаны» исемле мөстәкыйль җыентыгын бастырып чыгарды.
Булат Сөләйманов шигырьләре нигездә интим-лирик характерда булып, беренче нәүбәттә алар Себер җиренең, кешеләренең үзенчәлекле сыйфатларын чагылдырырга омтылуы, этнографик детальләргә бай булуы белән хәтердә кала. Ул 1984 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы була.

Шагыйрь 1991 елда Төмәндә вафат була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*